Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

СССРның атказанган очучысы Илсур Низамов вафат

Хәрби очучы белән хушлашу чарасы 7 декабрьдә 11.00 сәгатьтә Мәсәкәүнең Отрадная урамындагы “Ярдәм” мәчетендә узачак.

СССРның атказанган очучысы, полковник, Татарстанның Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге каршындагы Офицерлар клубы әгъзасы Илсур Низамов  4 декабрьдә 84 нче яшендә каты авырудан соң вафат булган. Бу турыда Вәкиллекнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Хәрби очучы белән хушлашу чарасы  7 декабрьдә 11.00 сәгатьтә Мәскәүнең Отрадная урамындагы “Ярдәм” мәчетендә узачак.

Илсур Низамов Волков зиратында җирләнәчәк. Бу турыда ТРның РФдәге Тулы вәкаләтле вәкиллегенә аның кызы хәбәр иткән.

  • Илсур Низамов 35 ел очучы хезмәтен башкарган. Әфганстан, Ангола, Мисыр, Эфиопия хәрби хәрәкәтләрендә катнашкан. Аның 20 хәрби бүләге бар. Очучы хезмәтендә полковник Илсур Низамов тирәнтен һөнәри белем туплаган, 8 мең сәгатькә якын очып, 6 төрле самолетны үзләштергән.
  • Илсур Низамов ике тапкыр “Кызыл Йолдыз”, “Изге Александр Невский”, III дәрәҗә “СССР Хәрби көчләрендә Ватанга хезмәт иткән өчен” орденнары, “Хәрби-интернационалист” билгесе һәм күпсанлы медальләр белән бүләкләнгән.

Фото: Пресс-служба Полпредства РТ в РФ

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев