Саба таңнары

Сабинский район

Яңалыклар

Сөт акчасын кем сава

Татарстанда шәхси ху­җалыкларда быелның беренче яртыеллыгында сыер­ларның баш саны 6 меңгә кимегән. Бу хакта июльнең икенче атнасында Премьер-министр Илдар Халиков үткәргән киңәш­мәдә мәгъ­лүм булды. Бу тискәре яңалык булып саналса да, авыл хал­кының илдә алып барылган азык-төлек сәясәтенә бик лаеклы һәм мантыйкка сыя торган җавап бирүе. Димәк, сөт мафиясе тарафыннан талау...

Татарстанда шәхси ху­җалыкларда быелның беренче яртыеллыгында сыер­ларның баш саны 6 меңгә кимегән. Бу хакта июльнең икенче атнасында Премьер-министр Илдар Халиков үткәргән киңәш­мәдә мәгъ­лүм булды.

Бу тискәре яңалык булып саналса да, авыл хал­кының илдә алып барылган азык-төлек сәясәтенә бик лаеклы һәм мантыйкка сыя торган җавап бирүе. Димәк, сөт мафиясе тарафыннан талау тагын да шулай дәвам итсә, авыл кешесе сөт "краны"н ябып куярга да күп сорамаячак. Быелгы яз исә сыер асрау­чы хуҗа­лыкларны шок хә­лендә калдырды: бөтен нәр­сәгә дә бәяләр котырып артканда, сөтнең сатып алу бәя­ләре кискен түбәнгә тәгә­рәде.

Шаккаткан авыл халкына "Татар-Информ" мәгъ­лү­мат агентлыгы тынычландыра торган мәгълүмат таратты: сыерлар көтүлекләргә чыккач, бушка ашый башлаганнар икән, шуңа күрә сөтнең үзкыйммәте кимегән һәм, табигый инде, бәясе дә төшкән. Шулай итеп кышын сөт ташлап, кыйммәтле терлек азыгы ашап, зыянга эшләгән сөтле­бикәләрдән җәйгә чыгу бе­лән табыш алу хыяллары чәл­пәрәмә килде. Авыл кеше­сенең сыердан табыш алырга хакы юк икән, имеш, бәяләр үзкыйммәт дәрәҗә­сендә генә булырга тиеш, ә табыш алу хокукы ни өчен­дер ниндидер күзгә күренми торган арадашчыларга би­рел­гән. Болар сөтне арзанайтып алсалар да, кибетләрдәге ваклап сату бәясе кимергә һич уйламый да, димәк, сөт кемнәрнеңдер кесәләрен әй­бәт үк калынайта. Авыл сөтен җитеш­терә, акчасын башкалар сава дигән сүз бу.

Дөрес, сыер асраучы авыл халкы хөкүмәтнең яр­дәмен тоеп яши. Быел ул ярдәм илле процентка арттырылган: бер сыер башына бирелә торган акча 3 мең сумга җиткән. Сөт бәясе түбән булу нәтиҗәсендә 30-60 мең сумга якын акчасын югалткан хуҗалыклар өчен бу акча ярап тора дип уйланыла инде. Асылда ул сыерга ветеринария хезмәте күр­сәтү һәм авырганда дәвалау чыгымнарын капларга гына җитә, чөнки дару препаратлары чамадан тыш кыйммәт тора. Мондый шартларда савым сыер­лары­ның баш санын киметү - авылның бер­дәнбер лаеклы җавабы. Бу - базарның бәяләрне көйли башлавы дигән сүз. Сатып алу бәясенең түбән булуы артык җитештерү кризисы турында хәбәр итә. Базарны чит илдән сатып алынган суррогат сөт продуктлары яулап алганда, чын сөт аны ташлап китәргә мәҗбүр була, чөнки көн­дәшлекне күтәрә алмый. Икътисадның үз законнары бар, аларны бозарга була, әмма җәзасы катгый һәм озак көттерми: кесәң белән тү­лисең. Россиядә авыл хуҗа­лыгы сәясәте һәрва­кытта да икътисад кануннарына каршы килеп алып барылды, шуңа күрә без еш кына әле йомырка "сикереше", әле карабодай "биюе" бе­лән очрашабыз. Сөт исә традицион рәвештә кибетләрдә кыйм­мәт һәм сыйфатсыз, ә җитештерүчегә алтын бәя­сенә төшсә дә, судан да очсызрак сатыла. Кайчан да булса икътисад законнары бу өлкәдә дә үз сүзен әйтәчәк, билгеле. Нефтькә бәяләр тү­бәнәеп, демпинг бәясе белән кертелә торган импорт сөт продуктларын алу мөм­кин­леге бетү белән, сөт дефициты үз сүзен кистереп әйтәчәк.

Татарстан Авыл хуҗалыгы министрлыгы менә шундый дефицит булмасын өчен тырышлык куя. Авыл халкы шәһәргә күчеп бетеп барганда, сыерлар­ның баш санын киметмәүнең исә юлы бер генә: исән калган хуҗалык­ларга сыерны күбрәк асрарга мәҗбүр итү. Һәм хөкүмәт акыллы һәм хәйләкәр адымга бара: 3 һәм аннан күбрәк сыер асраган хуҗалыкларга кечкенә фермалар төзү өчен 200 мең сум акча вәгъдә итә. Арча районында, мәсәлән, бу акчага өмет итә ала торган 59 шәхси хуҗалык бар икән. Ышаныгыз: бу кадәрле ярдәм күрсәтелсә, сыерлар­ның санын арттырырга теләүче хуҗалыклар саны берничә тапкыр артачак. Инде гаризалар языла, ху­җалыклар яр­дәмгә чиратка басалар да. Ләкин, гафу итегез, әфән­деләр, бу юл­ларның авторы 200 мең сумлык ярдәмгә дә кара күзлек аша карый һәм аны тәнкыйть итә, чөнки белә: андый ярдәмнең су асты ташлары булмыйча калмый. Бу юлы исә андый таш шуннан гыйбарәт: ярдәмне алдыңмы, кече бизнес буларак салым инспекциясендә теркәлергә туры киләчәк. Яңгыравыклы крестьян-фер­мер хуҗалыгы дигән исем белән бүләкләнәчәксең һәм рәхим итеп салымнар түли башларга туры киләчәк.

Бу - моңарчы салым тү­ләмичә генә асраган сыерларга салым салына дигән сүз. Гамәлдәге сөтнең сатып алу бәяләре белән табыш та алып, салым да түләп бару исә мөмкин түгел, шуңа күрә хөкүмәттән ярдәм буларак алынган 200 мең сум җиңел генә янә хөкүмәт кесәсенә салым рәвешендә күчәчәк, зыянга эшли торган крестьян-фермер хуҗалыгы исә салым органнарына бизнесын яптыру өчен чиратка басачак. Бу бит инде берничә тапкыр кабатланган тарих. Менә карагыз: Татарстанда 2010 елда тер­кәлгән 19,2 мең крестьян-фермер хуҗа­лыгы булса, 2014 ел башына аларның саны 4,7 мең тирәсе генә калган, чөнки федераль хөкү­мәт кече бизнеска салымны шундый итеп күтәрә: бөлмәс җиреңнән бөләрсең. 2013 елда, субсидияләргә алданып, 700ләп шәхси хуҗа­лык КФХ буларак теркәлсә, 2,5 меңе исә бизнесын япкан. Дөрес, алар беркая да кит­мәгәннәр, элеккечә яшәү­­ләрен дәвам итәләр, әмма дәүләттән субсидия алып, салым түләп яшәүгә караганда, шәхси ху­җалык исеме артында салымсыз тын култыкта яшәвең күпкә отышлырак икәнен ге­нә аңла­ганнар. 200 мең сумлык ярдәм белән дә шулай булачак: акыллырак хуҗа­лыклар аны алу өчен шәхси эшмәкәр буларак тер­кә­лер­ләр дә, беренче мөм­кинлек чыгу белән, салым камытын җил­кәлә­рен­нән салып ташларга тырышырлар.

Сыерларның баш санын һәм сөт җитештерүне арт­тыруның юлы бер генә: сөтнең сатып алу бәясен кимендә утыз сум итеп куясың да, бюджет акчасы да янга калачак, кибетләр­дәге бәяләрне дә бераз төшерү мөмкинлеге пәйда булачак, 3 һәм аннан күбрәк сыер асраучы хуҗалыклар саны да кискен артачак, авыл сәнәгать товарларына заказ биреп, сәнәгатьне дә кризистан тартып чыгарачак. 200 мең сумны исә 4-5 сыер асраган хуҗалык бер ел эчендә эш­ләп алачак. Авыл ниндидер субсидия­ләргә һәм грант­ларга, кредитларга мох­­таҗ түгел, сатып алу бәяләренең гадел­сезле­ген­нән интегә.

Хө­кү­мәтнең төп бурычы - менә шул бәяләрне көйләү, мо­нополистларның авылны талавына юл куймау. Кирәк дип тапканда хәтта сыер­ларның баш санын максатчан рәвештә киметү дә. Үткән гасырның сик­сә­ненче елларында Америкада хө­күмәт фермерларга сыер­ларның баш санын киметкән өчен акча түли иде, бу артык җи­тештерү кризисыннан саклану өчен махсус шулай эш­ләнде. Хәзер бу тәртип яшидерме, мин белмим, әмма бары тик сыерлар санын арттыру аша гына сөтнең түбән бәяләрен сакларга омтылу - Авыл хуҗалыгы министр­лыгының авыл мәнфәгать­ләрен түгел, ә сөт мафия­сенең мән­фәгатьләрен як­лавы гына ул. Дөрес, төбәк министрлыклары гомумроссия сәя­сәтеннән мөстә­кыйль сәясәт алып бара алмыйлар. Илдәге сәясәтне исә капитал ияләрен яклаучы лоббилар тормышка ашыра. Аларның максаты илдә җитеште­рел­гән һәр товардан күбрәк табыш алу, хәтта ул табышка бернинди мораль хокуклар булмаса да. Шуңа күрә без берәүләрнең баюы фонында күпчелекнең бөлүен, фә­кыйрь­ләр төркемен тулыландыруын күрәбез. Ил­дәге кризис исә фә­кый­рь­ләр санына туры пропорциональ рәвештә үсәчәк, чөн­ки их­тыяҗ кимү - җитештерү ки­мү дигән сүз ул.

Рәшит ФӘТХРАХМАНОВ
Ватаным Татарстан
№ 113 | 05.08.2015

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев