Сталинград янында җиңүгә 75 ел булуны Милли музей зурлап билгеләп үтә
Чаралар 4 февраль көнне 12.00 сәгатьтә башланып, кичкә кадәр дәвам итәчәк.
4 февраль көнне Татарстан Милли музеенда “Иделдә Җиңү” (“Победа на Волге”) дигән тантаналы чара оештырыла. Чара Сталинград сугышында җиңүнең 75 еллыгына багышлана. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Милли музейның матбугат хезмәте үзәге җитәкчесе Руфия Мөхетдинова хәбәр итте.
Музейда тантаналы чара 12.00 сәгатьтә башлана. Башта Сталинград сугышында катнашкан батырлар Гани Сафиуллин һәм Гадел Кутуй фондларында саклана торган шәхси әйберләрне күрсәтәчәкләр. Ачылышта шулай ук “Юнармия” Россиякүләм балалар һәм яшүсмерләр хәрби хәрәкәтендә катнашучы балаларны тәбрикләү дә булачак, ди проект авторлары.
12.30 минутта “Земляки в битве за Сталинград” дигән видеопрезентация узачак. Аны Бөек Ватан сугышы музее мөдире Михаил Черепанов алып барачак.
13.00 сәгатьтә реконструкторлар клубы әгъзалары Сталинград бәрелешләре вакытында ничек сугышканнар, нәрсә киеп йөргәннәр, дошман нинди булган – болар турында мәгълүмат бирәчәк. Шулай ук 13.00 сәгатьтә интерактив мәйданчыклар эшли башлый. Биредә сугыш чоры образларында фотога төшәргә, совет чорына нисбәтле төрле плакатлар ясарга мөмкин булачак. Һәр теләгән кеше “Солдатлар” әдәби-музыкаль композиция белән дә таныша алачак.
Чараның йомгаклау тантанасы музей ишегалдында 14:00 сәгатьтә башланыр, дип көтелә. Биредә Сталинград янындагы канлы бәрелешләрне сурәтләгән сәхнәләштерелгән күренеш тәкъдим ителәчәк. Сталинград җиңүенә багышланган митинг бер минут тынлык һәм хәрби-тарихи клуб әгъзалары оештырган залп белән тәмамланачак.
Бу көнне музейда көн дәвамында “Җиңү тәрәзәсе” һәм Бөек Ватан сугыш елларында Татарстан” дигән күчмә күргәзмә эшләячәк. Тарих белән танышырга килүчеләр Милли музей китапханәсендәге сугыш турындагы китапларны һәм Сталинград сугышына багышланган кинолар да карый алачак.
Мәгълүмат өчен. Сталинград янында совет гаскәрләренең җиңү яулавына быел 75 ел тула. Сталинград янында кан коюлар (1942 елның 17 июленнән – 1943 елның 2 февраленә кадәр) Бөек Ватан һәм Икенче бөтендөнья сугышларында бөек борылыш чоры булды. Сугышлар һәр урам һәм һәр йорт өчен бара. Вокзал бинасы гына да 13 тапкыр кулдан-кулга күчә. Шәһәр тулысынча җимерелә һәм кирпеч ватыкларыннан, вак ташлардан, тимер-томыр өемнәреннән торган хәрабәләргә әверелә. Сталинград өчен барган сугышлар тәмамланганда, аның 500 мең кешелек халкыннан (100 меңләп кеше эвакуацияләнергә өлгерә) 30 мең чамасы кеше, шәһәрнең үзәк өлешендә исә нибары 7 кеше исән кала. 1942 елда булдырылган "Сталинград оборонасы өчен" медале белән 700 меңнән артык кеше бүләкләнә.
1943 елның февраленнән соң, Кызыл Армия барлык совет-герман фронты буенча стратегик һөҗүм башлый. Сталинград сугышы дөнья тарихында зур роль уйнаган вакыйга, шуңа күрә төрле дәүләтләрдә бик күп документаль, нәфис фильмнар төшерелгән, җырлар, музыка, марка, компьютер уеннары булдырылган.
Фото: Михаил Захаров
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев