Сөтсез чәй эчүчеләр арта
Кибет киштәсендәге пыяла савытлардагы һәм кәгазь пакетлардагы сөтнең кайсын сайлыйсы? Сатып алучыларның күбесе, аеруча олы яшьтәгеләр арзанрагын ала. Андый продукциянең составына игътибар итүче дә сирәк. Сәламәтлек сагында торучылар кисәтүенчә, төрле катнашмалар кулланып ясалган сөтнең организмга зыяны файдасыннан күбрәк.
Сөтсез чәй эчүчеләр саны да арта. “Россия сөт җитештерүчеләре” берлеге җитәкчесе Аркадий Пономарев белдергәнчә, медицина нормасы буенча кеше ел дәвамында уртача 325 килограмм сөт кулланырга тиеш булса, бездә әлеге күрсәткеч ел саен 2-4 процентка кими барып, узган ел нибары 233 килограмм тәшкил иткән.
Әлеге берлекнең башкарма директоры Артем Белов әйтүенчә, сөт һәм сөт продукцияләре составындагы төрле катнашмалар күләме дә арта. Бу юнәлештә аеруча Белоруссия кебек якын күршеләребез тырыша. Россиягә ел саен Белоруссиядән 6 миллион тоннага якын сөт һәм сөт продукцияләре кертелә.
Гаҗәп, әмма факт: чагыштырмача кечкенә генә ил безгә шулкадәрле “зур ярдәм” күрсәтә алганда, Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы рәсми сайтыннан алынган мәгълүматлар буенча үзебезнең хуҗалыклар ел саен 8 миллион тонна сөт җитештереп, җиткерә алмый. Өстәвенә авыл хуҗалыгы өлкәсендәге экспертлар Россиядә инде берничә ел дәвамында сөт җитештерү күләме кими баруын искәртә. Мондый хәлнең сәбәпләре нәрсәдә?
Авыл җирлегендә сыер асраучылардан 13-14 сумнан җыелган сөтнең бәясе кибет киштәсенә менеп кунаклаганнан соң берничә тапкыр арта. Үзем йөри торган кибеттә 900 граммлы пакеттагысының бәясе 74 сумга җитте. Өстәвенә майлылыгы да авыл сөтенекеннән шактый түбән.
14 белән 74 сум арасындагы 60 сум кая китә? Хикмәт тә шунда шул: ул аерманың кая китүен һәркем белә. Тик гаделлек кенә урнаштыра алмыйбыз. Нәтиҗәдә, авыл җирлегендә сыер асраучылар гына түгел, хәтта кайбер инвесторлар да матди югалту кичерә. Бигрәк тә ил буенча һәр нәрсәгә бәя туктаусыз үсә барган бер вакытта.
Сөт җитештерүче, эшкәртүче һәм сату өлкәсендә гадел мөнәсәбәтләр урнаштырмасак, хәл киләчәктә дә катлаулана гына барачак. Югыйсә, проблеманы чишү өчен гап-гади кагыйдәләр, ә иң кулае – өч якның да мәнфәгатьләрен искә алучы махсус закон кабул итү дә җитә. Авыл хуҗалыгы алга киткән илләр тәҗрибәсе дә җитәрлек.
Аннан килеп, бездә бар да ал да гөл дип, күпме генә күкрәк суксак та, арабызда көч-хәл белән очын-очка ялгап яшәүчеләр дә байтак. Игътибар иткәнегез бардыр: кибет киштәсендәге сөтнең пакеты 74 сумлыгын гына түгел, арзанрак бәялесен дә алучы аз.
РФ авыл хуҗалыгы министры Александр Ткачев үзенең бер чыгышында авыл хуҗалыгындагы уңай үзгәрешләрне барлап, әйтик, сыр җитештерү күләме 50 процентка арту турында сөенечле хәбәр җиткерде. Шунда ук күңелдә сорау туган иде. Россиядә сөт җитештерү кимегәндә, шулкадәрле үсеш каян килә? Соңыннан ачыкланды: үсеш башлыча пальма мае һәм башка төрле өстәмәләр кушып җитештерелгән сыр исәбенә икән.
Дөрес, авыл хуҗалыгының һәр тармагында, шул исәптән терлекчелектә дә үсеш бөтенләй юк дию дөреслеккә туры килмәс иде. Илнең төрле төбәкләрендә бернинди кыенлыкларга карамый, яңадан-яңа терлекчелек комплекслары төзелә. Нәселле терлек, заманча техника һәм технологияләр булдырыла. Эре инвесторлар гына түгел, фермер һәм шәхси хуҗалыклар да аз чыгымнар белән күбрәк продукция җитештерүне максат итеп куя.
Татарстан Республикасының бу юнәлештә күпләргә үрнәк булырлыгы бар. Безнең бер Әтнә районы хуҗалыклары гына да кайбер күрше төбәкләр кадәр сөт җитештерә.
Кибет киштәсендәге сөтнең килограммы 70-80 сумга җиткәндә, ни өчен җитештерүчегә аның өчтән бере генә түләнә? Сөткә гадел бәя булса, нәтиҗәләр бермә-бер артыграк булыр иде бит.
Белгечләр дә майлылыгы һәм аксым күләме тиешле югарылыкта булганда, сыер асраучылардан кабул ителгән сөтнең 1 килограммы 30 сумнан ким булырга тиеш түгел, дип саный.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев