Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Су баса калса

Боз китү вакыты якынлаша. Язгы ташу апрельнең беренче декадасында башланырга мөмкин, дип фаразлана. Һава торышы шартлары буенча срокларның 3-5 көнгә күчүе дә бар. Шунысы игътибарга лаек: безнең районда социаль әһәмияткә ия объектлар, үләт базлары һәм биотермик чокырлар су басу ихтималы булган җирләргә эләкми.

Мониторинг буенча ярыннан  чыгачак дип санаган елгалар исемлегенә кергән Мишәнең дә агышын турайту буенча күргән чаралар нәтиҗәсендә  Кызыл Мишә, Елыш авылларында яшәүчеләргә су басу куркынычы тудыруы нык  кимеде.  Көндез термометр баганасы күрсәткеченең уңай, ә кичен түбән булуы һәркемне сөендерә. Шулай да табигатькә ышанырга  ярамый.  Торак пунктларны су басу куркынычы янаган авыл  җирлеге  башлыкларына профилактика чаралар үткәрергә кирәк. Язгы ташу вакытында балалар аеруча игътибар үзәгендә булырга тиеш. Бүгенге көндә районыбызда 20ләп буа исәпләнә. “Саба “Мелиорация” ПМК” җәмгыяте инженеры Надил Үтәгәнов  әйтүенчә,  гидротехник  корылмалар  контрольдә тотыла. “Буаларда көздән үк су күләме киметелгән  иде, язын да эшермәләре бераз ачылды. Махсус бригада төзелеп буа  алдындагы су төшү торбалары, донниклары кардан чистартылды. Әлеге  корылмаларны  ташу  ерып су басу  куркынычы  янамый. Андый-мондый хәл була калганда, махсус техника әзер хәлдә”,– диде ул. Шулай ук  хосусый  милек  саналган яки  арендага  алынган  буаларның  да язгы ташу  вакытында  контрольдә тотылуы мөһим.

 Язгы ташулар вакытында зыян күрүчеләргә ярдәм итү – һәркемнең гражданлык бурычы. Бәлагә таручыларны күргәндә, бу хакта җирле үзидарә органнарына, коткару хезмәтенә (112) хәбәр итәргә кирәк. Һава торышы  мәгълүматларына игътибарлы булу  мөһим.

Фото: https://pixabay.com | distel2610

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев