Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Су ташкыны төньякка юл тота

Бу арада Апас, Кайбыч районнары суда “йөзде”. Күп кенә йортларга су керде, хуҗалыклардагы малларны башка урамда яшәүче авылдашларына күчерделәр. Әмма су басу кешеләрне куркытмаган – аларны эвакуацияләргә туры килмәгән. Алар күр­ше-тирәгә, туганнарына китеп урнашкан. Көньяк районнар батасын батып, йөзәсен йөзсә, алдагы көннәрдә республиканың төньяк районнарын су басу куркынычы бар.

“Әлмәт, Алексеевск, Чис­тай районнарында кар күп яумады. Ул эреп бетеп, басуларда җир ачылды. Шуңа да су күп күтәрелмәс дип торабыз, – ди Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең кү­зәтү бүлеге җитәкчесе Алексей Соколов. – Арча районы тирә­сендә Казансу, Мишә, Бөрсет, Ык елгалары күтәре­леп килә. Әмма алар тиешле нормадан артмый. Бу якларда да 1979 елгы хәлләр кабатланмас, ул чактагы кебек бакча йортлары суда йөзмәс дип уйлыйбыз. Язгы ташуның беренче дулкыны узды инде. Апрель башында көндез җылы, төнлә салкын булу су басуга комачау итте. Ә менә бу атнадан һава температурасы көндез дә, төнлә дә җылы тора. Әл­бәттә, болай булса, су басу куркынычы сак­лана әле”.


– Суга баткан авыллар булмаса да, сазлыкта йөри тор­ган махсус машина бе­лән Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәт­кәр­ләре Апас райо­нының Чи­рү авылына барып, утрауда калган авыл халкына ярдәм күр­сәтте. Аларга газета-жур­наллар, ашау-эчү продуктлары алып барылды. Авыл халкы янына фельдшер да килде, – ди Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Та­тарстандагы идарә һәм кризис вәзгыяте үзәге җи­тәк­чесе Радик Гыйсмәтов. – Казан янындагы сулыкларда да бер генә проблема – су агу юллары чүп-чар бе­лән тулган. Бу  һәр кешенең үзенә бәйле. Чүпләгәнбез икән, димәк, суга да батачакбыз. Шушы араларда Чул­ман, Иделдәге бозларны шартлатачакбыз. Район­нар­ның әзерлеген белсәк тә, халык та уяу булсын иде.

Фото: http://www.vatantat.ru

http://www.vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X