Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Суд приставларының яңа хезмәтләрен хәзер ТР халкы Дәүләт хезмәтләре порталында алачак

Яңа сервислар дистанцион рәвештә кирәкле мәгълүматны алырга һәм төрле гаризалар, шикаятьләр һәм үтенечләр бирергә мөмкинлек бирә.

Суд приставларының яңа хезмәтләрен хәзер Татарстан халкына Дәүләт хезмәтләре порталында карарга мөмкин. Бу хакта Федераль суд приставлары хезмәтенең ТР буенча идарәсе мәгълүмат чаралары белән хезмәттәшлек буенча баш белгеч-эксперт Лилия Халимова сөйләде.

Татарстанда Дәүләт хезмәтләре порталында яңа сервисны эшләтеп җибәрделәр: хәзер республика халкына федераль приставлар хезмәтенә шәхсән килү, кирәкле хезмәтләрне читтән торып алу мәҗбүри түгел. Яңа сервислар гражданнарга да, юридик затларга да интернет аша башкарма производство барышы яки салынган чикләүләр турында мәгълүмат алырга, шулай ук суд приставларына карау өчен төрле гаризалар, шикаятьләр һәм үтенечләр бирергә мөмкинлек бирә.

Кирәкле хезмәтне алу өчен Дәүләт хезмәтләре сайтына керергә һәм "Популяр хезмәтләр" исемлегеннән кирәклесен сайларга кирәк. Моннан тыш, "ФССП"ны кертертеп, хезмәтне эзләү системасы аша үзеңә табарга мөмкин.

Чыганак: tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев