Саба таңнары

Суга баткан сеңелесен коткарырга җыенган егетнең үзен чак коткарып калганнар

16 июльдә Буа районында 10 яшьлек кыз суга батып үлгән.

Кыз 24 яшьлек абыйсы белән буада тутырылган машина камерасы белән суда йөзгәндә, кинәт кулыннан камера шуып китә. Абыйсы сүзләренә караганда, ул буа уртасына таба камера артыннан йөзеп китә, сеңелесе ярга якын, тездән сулы урында кала. Буа уртасына җиткәндә сеңлесенең ярдәм сорап кычкырган тавышын ишетеп абыйсы коткарырга ашыга, ләкин аның гәүдәсен көзән җыера һәм ул үзе чак кына батмый кала.

Ерак түгел печән әйләндерергә килүчеләр егетне коткаралар, ул аңсыз хәлдә хастаханәгә озатыла. Ә кызны эзләп таба алмагач, коткаручыларны чакыралар. Сәгать ярымнана соң кызның мәете табыла.

http://shahrikazan.com/

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 21 апрель 2018 - 14:57
    Астанада яңадан кыш җиткән
  • 20 апрель 2018 - 11:44
    Татар халкы каян килеп чыккан?
Ночной режим