Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сугыш сере: корбаннар һәм исемлекләр

Бөек Ватан сугышы музее.

Бөек Ватан сугышы тәмамланганга 73 ел тулып килә. Тик әле һаман сугыш калдырган кайнар эз суынмый, аның тирән ярасы төзәлми. Ачыкланмаган сораулар да тарих сере булып кала бирә. Нинди сораулар ул, диярсез. Бу санда шуларга тукталырга булдык.

1-12

 

ХӘБӘРСЕЗ ЮГАЛУ‑ҮЛҮ ТҮГЕЛ!

Рәсми рәвештә Татарстанда 350 мең тирәсе кеше кире әйлә­неп кайтмаган. (Казан Кремлендәге Бөек Ватан сугышы музей-мемо­риалының мөдире Михаил Чере­панов, яңа табылдыкларны кушып, бу сан 388 мең чамасы дип саный). Шуның 180 меңгә якыны хәбәрсез югалганнар исемлегендә. Аларның күпчелеге турында әле дә бер мәгъ­лүмат юк. Алай гына да түгел: хәбәр­сез югалган солдатлар әле бүгенгәчә үлгәннәр исемлегендә йөрми. Кы­зык та, кызганыч та: 73 ел буе ул кешеләр фронтта диярсең! Хәер, һаман да ирләрен, якыннарын су­гыштан көтүче апалар бар бит. Алар могҗиза булыуна ышана. Ә бәлки нәкъ менә шул ышаныч бу апалар­ны яшәткәндер дә…

Дөньяның башка илләре күптән Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалганнарны юридик яктан үлгән солдатлар исемлегенә кертте.

– Ләкин Россиядә генә аларның «әйләнеп кайтуына» ышаналар бугай. Тагын да гаҗәбе: сугыш беткәннән соң, хәбәрсез югалган ирен, әтисен, якынын эзләп, хәрби комиссариатка килүчеләргә ул ва­кытларда: «Ә сез якыныгызның чынлап та сатлыкҗаннар рәтендә булмавына ышанысызмы?» – дип сорау яудыра торган булалар. Шуның өчен куркуга калган халык нигездә тыныч кына өйдә фронтта­гы кадерле кешеләрне көтеп ятуны хуп күргән, – дип ачыклык кертте Михаил Черепанов.

Совет власте йомшаргач та, кешеләр Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалган якынарын эзләргә әллә ни ашыкмаган. Тормышны көйләргә кирәк, үткәннәр белән генә яшәп булмый бит… Еллар узган саен сугыш чоры балалары да олыгая барган, инде күбесе дөнья куйган. Аннан, мәсьәләнең икенче ягы да бар: сугышта хәбәрсез юга­лучы якыннарын тапкан очракта да, бу кешеләр өчен матди яктан моның әллә ни әһәмиятле булмаган.

Һәм менә – алты ел элек әлеге тема тирәсендә ыгы‑зыгы купты. Сәбәбе – 2012 елның 22 февра­лендә РФ Хөкүмәте тарафыннан кабул ителгән 142нче номерлы карар. Президент Владимир Пу­тин ире, әтисе сугышта үлеп кал­ган хатын-кызларга, балаларына акча бирергә (хәрби вазыйфасына карап – 200‑300 мең сум) дип кул куйды. Бу яңалык Россиядә яшәүче күп гаиләләргә кагыла. Тик… хәбәр­сез югалганнар үлгәннәр исемле­гендә йөрми бит!

1-2

– Президент тарафыннан 142нче номерлы карар имзалангач, ха­лык суд юлын таптарга кереш­те, – дип сөйләде Михаил Черепа­нов. – Үзәк Банктан акча алу өчен гражданнарга якынының сугыш­та һәлак булганлыгын исбатларга кирәк. Әкәмәт, бер яктан караганда, хәбәрсез югалган солдат, ул акча­ны үзе килеп алырга тиеш, ул бит үлмәгән, янәсе. Соң, алтмыш-җит­меш ел хәбәре булмаган кеше үлгән булып чыга бит инде! «Әйдәгез, аларны юридик яктан үлгәннәр дип исәплик. Моның өчен әллә ниләр эшләргә дә кирәкми. Югал­ган кешене үлгән дип һәр районның судьясы игълан итә ала», – дидем. Юк, мине ишетүче булмады.

КЕНӘГӘДӘГЕ АКЧАЛАР

Бу турыда бөтен кеше белмидер дә, бәлки: Бөек Ватан сугышында, яу кырындагы һәр солдатка кертем кенәгәләре ачылган, ягъни һәр су­гышчыга хезмәт хакы куелган. Гади солдатларга бер төрле хезмәт хакы – 20 сум түләнсә, югарырак дәрәҗәдәге хәрбиләрнең, мәсәлән, сержантларның, лейтенантларның хезмәт хаклары, солдатларныкына караганда бермә‑бер артык була.

– Берничә ел элек Мәскәүгә – Федерация Советына киңәшмәгә барган идем, – ди Михаил Чере­панов. – Анда Архангельскидан Солдат. ру сайтына нигез салучы Игорь Ивлев уникаль ачыш ясавы турында сөйләде. Ул, күп еллар ар­хивларда казынып, менә нәрсәгә тап булган: 1942 елда СССРның Оборона халык комиссариаты ст­руктурасында СССР Дәүләт банкы­ның кыр учреждениеләре барлыкка килә. Шушы оешма тарафыннан сугышта катнашучыларның һәрбер­сенә акча салу кенәгәләре ачылган булган. Кенәгәләр белән Оборона министрлыгы (ул вакытта Оборо­на комиссариаты) каршындагы финанс бүлеге идарә иткән. Су­гыш тәмамланганда, кенәгәләрдә барлыгы 4 миллиард сумга якын акча хуҗаларына түләнмичә кал­ган. Кемдер сугыш кырында үлгән, кемдер тоткынлыкка эләккән һ.б. төрле очраклар. Ә бит 1942 елда ук, оборона наркомы урынбасары Анд­рей Хрулевның күрсәтмәсе буенча, хәрбинең үлеме турында билгеле булса яки ул хәбәрсез югалса, аның гаиләсенә үлү таныклыгы белән бергә кенәгә яки аңа түләнергә тиешле акча турында белешмә дә җибәрелергә тиеш була. Ләкин бу эшләнми һәм кертем кенәгәләре хакында белүче кеше дә булмый. Әмма банк әлеге акчаларга җаваплы карый: сугышта катнашучылар­ның хезмәт хакы әле дә Россия Үзәк банкы фондларында җыелып ята. Акчалар еллар үтү белән индекса­цияләнә. Тик менә аларны бирергә генә ашыкмыйлар.

1-6

Закон нигезендә, сугышта кат­нашучыларның кенәгәләрендә җыелып барган ул акчаларны бү­ген хатыны яки балалары ала ала. (Оныкларга бирелми). Ләкин моның өчен иң элек ачыкларга кирәк: су­гышчыга кертем кенәгәсе ачылган булганмы-юкмы. Бу сорауга җавап алу өчен исә Россия үзәк банкына (адресы: Россия үзәк банкы, Крас­ноармейск кыр учреждениесе, 107016, Мәскәү шәһәре, Неглинная урамы, 12нче йорт) «фәлән-фәлән кешенең кертем кенәгәсе булган­мы» дигән сорау белән хат юлларга кирәк. Иң мөһиме: хатта солдатның кайсы хәрби частьта хезмәт итүен төгәл күрсәтү мөһим. Исем-фами­лия буенча гына банк белешмә бир­ми. Шунысы да бар: сугыш кырын­да һәлак булган солдатның кайда хезмәт итүен ачыклау бик катлаулы. Эшне иң беренче җирле хәрби ко­миссариатка мөрәҗәгать итүдән башларга кирәк.

1-11

Сугыштан исән‑сау әйләнеп кайтканнарның, нигездә, хәрби билетлары үзләре белән була. Анда исә аның кайда хезмәт итүе турын­да мәгълүмат бирелә. Алар да банк­ка хат юллый ала. Сугыштан кайт­каннарның да, әгәр дә аңа кертем кенәгәсе ачылган булса һәм әлегә кадәр ул алынмаса, бүген дә хезмәт хакын алу мөмкинлеге бар.

1-13

1-7

1-5

1-4

1-3

«ЭНӘ БЕЛӘН КОЕ КАЗУ»

Янә хәбәрсез югалганнарга ки­лик. Аларның язмышын ачыклау энә белән кое казуга тиң икән. Татар исем-фамилияле кешеләргә аеруча кыен, чөнки аларның исем-фами­лияләре нинди генә вариантларга үзгәртелмәгән. Гайфуллин Гайсә – Райфуллин Гайсәгә, Әмирханов Американовка әйләнгән.

– Бер ханым гомере буе үзе­нең әтисен Мигманов фамилиясе буенча эзләгән,-диде Михаил Че­репанов. – Кая гына мөрәҗәгать итмәгән, ә чынлыкта әтисен Мич­манов дип теркәп куйганнар. Татар исемнәре белән тагын икенче проб­лема да бар: кайчак өч бертуган өч төрле язылыштагы фамилия­не йөрткән. Татарлар балалары­на әтиләре, бабалары исемнәрен дә фамилия итеп алган бит.

Хәер, татар гына түгел, рус исемнәрен дә нинди генә фор­маларда язмаганнар. Мисал өчен Владимир исемен биш төрле ва­риантта теркәгәннәр. Шуңа күрә хәбәрсез югалган туганыңны күпме эзләп тә таба алмау куркынычы бар.

– Соңгы биш ел эчендә 20 меңгә якын хәбәрсез югалган ватанда­шыбызның үлгән урынын ачыклый алдык,-ди Казан Кремлендәге Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы­ның мөдире. – Һәр табылган солдат турындагы мәгълүматны ОБД (БМБ, ягъни берләштерелгән мәгълүмат базасы) Мемориал сайтында (www.obd-memorial.ru) урнаштырылды. Теләгән кеше әлеге сайтка кереп, үзен кызыксындырган мәгълүмат­ны карый ала.

Татарстанның үз сайты да бар: www.kremnik.ru. Анда сугышта катнашучылар турында мәгълүматлар хаталарсыз тупланган, татарча исемнәр дә дөрес язылган. Бүгенге көндә сайтта 400 меңләп кеше ту­рында мәгълүмат урнаштырылган.

Россиядә сугышта хәбәрсез югал­ганнар белән эшләүче махсус оеш­ма юк. Ләкин Михаил Черепанов кебек җаны‑тәне белән шул эшкә бирелгән кешеләр һәр төбәктә бар. Алар бер-берсен белә, хәбәрләшеп, яңа табылган мәгълүматлар белән бүлешеп торалар.

– Һәр яз саен казу эшләренә чы­гып китәбез, – ди Михаил Чере­панов. – Көчле бәрелешләр булган җирләрне тикшерәбез. Элеккеге СССР илләренә караган калдык­лар табабыз икән, шунда ук аларга хәбәр итәбез.

– 70 елдан соң да калдыклар буенча солдатның шәхесен ачык­лау мөмкинме? – дим.

– Төрле очраклар була. Әлбәттә, сөякләр таркала. Әмма солдатның каскасы, шлемы, аерым күкрәк билгеләре буенча танырга мөмкин. Тагын бер үзенчәлек турында әйтә­сем килә: немец солдатларының сөякләре тирәндәрәк ята, ә безнең солдатлар өстәрәк. Күрәсең, безнең сугышчыларны яхшылап күмәргә өлгермәгәннәр.

70 ЕЛДАН СОҢ…

Куркыныч сан: сугышка киткән һәр икенче кеше кайтмаган. Бүген, дистә еллардан соң, әлеге дәһшәт турында яшь буын онытып бара кебек. Һәрхәлдә, Җиңүнең нинди зур корбаннар, фаҗигаләр бәрабә­ренә килгәнен аңлап бетерми…

Бер генә мисал. Унынчы сый­ныфта укучы бер үсмер малай белән сөйләшеп торабыз. «Әгәр безне Германия җиңгән бул­са, рәхәтрәк яшәр идек», – ди. – Германия алга киткән ил. Безне дә шундый тормыш көткән булыр иде…» Мөгаен, берәр сугыш вете­раны моны ишетсә, өнсез калыр иде. Әйе, безнең буын ул яктан бәхетлерәк: сугыш китергән афәт турында шул коточкыч елларны күргән әби-бабайлардан ишеттек. 9 май көнне орден-медаль так­кан бабайларны күреп сокланып та, гаҗәпләнеп тә карый идек. Ни кызганыч, сугыш ветераннары санаулы гына калып бара. Ә димәк, шул дәһшәтле еллар турында сөйл­әүчеләр дә бармак белән генә са­нарлык…

Бөек Ватан сугышы музей-ме­мориалына экскурсиягә төркем-төркем балалар килгән иде. Кем­дер мөкиббән китеп, кемдер әллә ни хисләнми генә экспонатларны карап йөри. Ә Михаил Черепанов­ның бер җөмләсе укучыларны җан­ландырып җибәрде:

– Балалар, Гитлер СССРны җиңеп безне рәхәттә яшәтергә уйлаган дисезме? Юк! Ул нацист булган, бары немецлар гына яшәргә хо­куклы дип уйлаган. Халыкның бер өлешен үтереп, икенчесен кол итеп тотарга хыялланган. Ә безнең җирдә ул атом‑төш кораллар базасы булдырырга ниятләгән….

Балалар тын да алмыйча Михаил әфәндене тыңлады. Кайберләре экспонатлар янына килеп озак кына уйланып торды. Укучылар­га сөйләү, аңлату кирәк шул, алар телендә, чын, заманча итеп. Шулай булган очракта башларына әллә нинди ахмак уйлар кермәс иде…

Ә Бөек Ватан сугышындагы Җиңү – мөгаен безнең ил, хәер, Европа өчен дә иң әһәмиятле, хә­литкеч вакыйга ул. Моны киләчәк буын да аңласын иде. Һәм сугыш­тан кайтмаган бабаларын, тамыр­ларын эзләү белән киләчәктә алар шөгыльләнер, дигән өметтә калам.

1-14

1-10

1-9

«БАБАЙНЫҢ КАБЕРЕН ЭЗЛӘП ТАПТЫК!»

Азат Мозаффаров, Кайбыч районы, Кошман авылы:

– Әтиемнең әтисе – Габдулла Мо­заффаров сугышка 1941 елның кө­зендә алына. Сигез ай Суслонгерда була. Әби анда ике тапкыр бара. Бабайның ачлыктан тилмергәннә­рен гел сөйли иде. Шуннан бабай­ны Смоленск янындагы фронтка җибәргәннәр. Ул анда яралана, госпитальдә ята. Савыккач, Во­ронеж шәһәренә җибәрәләр үзен. 1942 елның 19 августында шунда һәлак була.

1999 елда без, Воронеж шәһә­ренә барып, бабайның каберен эзләп таптык. Шәһәрнең үзәк военкоматында махсус журнал – полк командирының көндәлекләре саклана булып чыкты. Анда бабай­ның сугышчан юлы да язылган. «Туганнар каберлегендә күмел­де» дип, конкрет адресы да күрсә­телгән иде.

Каберлек Мәскәү – Воронеж юлында, уң якта. Анда егермеләп кешенең исем-фамилиясе язылган. Әтиебез Фәритнең кабере өстендә Коръән чыктык, туган нигездән алып килгән туфракны сиптек. Әлбәттә, бик дулкынландык…

Безнең белән әтинең энесе Фә­һим, аның улы да барды. Бабай­ны эзләүдә Фәһим абый башлап йөрде. Ул эзтабарлар оешмасына мөрәҗәгать итте. Эзли торгач, ба­бай турында шактый мәгълүмат табып биргәннәр. Менә шулай итеп әтинең дә, Фәһим абыйның да гомерлек хыялы тормышка ашты – бабай каберенә барып дога кылдылар. Кызганыч, ул көнне әби генә күрә алмады. Ул гоме­ре буе бабайны сагынып яшәде. Фронттан килгән бердәнбер хатны һәм бабайның хәбәрсез югалуы турындагы белешмәне Коръән битләре арасында саклады. «Читтә өйләнеп икенче гаилә корган булса да бәхил, бары яшәсен генә…», – дия иде.

1-8

«ӘТИНЕҢ ӨЧ КАБЕРЕ БАР»

Рәфкать Зарипов, Балтач районы, Түнтәр авылы:

– Әтиебез Шәкүр Зариповның су­гышчан юлын дистә еллар эзләдем. Нәтиҗәдә, өч каберен таптым. Әйе, кызык та, кызганыч та…

Әти сугышка 1941 елның ав­густында алына, мин сентябрьдә туган. Әни өч баласын ялгыз үс­терә. Әти сугышка 1941 елның декабрь аенда гына керә. Әнигә: «Җәһәннәмнән котылам, фронт­ка китәбез»,-дип хат яза. Суслон­герда оештырылган өйрәнү ла­гере, чыннан да, солдатлар өчен җәһәннәмгә тиң була. Кул белән окоп казып көн иткәннәр, аларга көненә бер стакан кәбестә суы би­реп торганнар. Анда татар, удмурт, мари, чувашлар гына булган. Янәсе, фронтка кергәнче кешеләрне шулай рус теленә өйрәтәләр…

Әти 1942 елның 27 гыйнварында һәлак була. Ә өйгә 1945 елда гына хәбәрсез югалды, дигән хәбәре килә. Әтине без 1960 нчы елларда ук эзләргә керештек. Тик нәтиҗәсе генә булмады. Соңрак, 1995 елда, Подольск шәһәрендәге Төп архивка әти турында белешмә сорап хат юл­ладым. «Зарипов Шәкүр Ивано­во шәһәрендә җирләнгән» дигән җавап хаты килде. Туган еллары, авыл исеме дә туры килә. 1999 елда каберлекне күрергә туганнар белән җыелып бардык. Тик 6 мең кеше җирләнгән зиратта безнең әтинең исемен тапмадык. Шәһәр военко­матына кереп, Төп архивтан килгән хатны күрсәттем. Әтине, кабер ташларының берсенә теркәп куя­быз, диделәр. Чынлап та, 2010 елда Иваново зиратында әти фамилиясе тора иде инде. Барып күрдек.

Тик… Миңа бу сәер тоелды. Күз буяу өчен генә язып куелган төсле. Янә әтинең сугышчан юлын эзләргә керештем. Новгород өлкәсе Боровичи шәһәрендә җирләнгән кешеләр арасында да әтинең фа­милиясе бар. Озак уйлап торма­дык, Боровичига киттек. Кечкенә шәһәр булуына карамастан, анда 7‑8 госпиталь булган. Әллә ничә мең солдат шунда җирләнгән. Әти­нең исеме госпитальдә вафат булган кешеләр арасында бар, ә зиратта юк. Шуннан архив документларын яңадан өйрәнә торгач, әтинең Боро­вичидагы башка зиратка күмелгән­леге ачыкланды…

Мин хәбәрсез югалган шактый кешене эзләдем, берничәсен тап­тым да. Бер генә фикер әйтәм: анда шулкадәр күп буталчыклар… Кеше исемнәрендәге хаталарны әйтмим дә. Күп вакыт, тикшереп тә тор­мыйча, кабергә бөтенләй икенче кешеләр исемен язып куйганнар.

«ТУФРАК КҮМГӘН ТАРИХНЫ КУЗГАТМАГЫЗ!»

Әнәс Хәбибрахманов, Марий Эл Республикасы, Морки районы:

– Әниемнең әтисе Яппаров Каюм сугышка 1942 елда, Мари АССРның Морки районы Туранча авылын­нан алына. Авылда бригадир булып эшли ул, җирле депутат итеп тә сай­лана. Каюм бабайның өйдә хатыны һәм өч кызы кала. Берничә ай үткәч, фронттан «Хәбәрсез югалды» дигән хәбәр килә. Бабай турында башка бер генә хәбәр дә булмый.

Әнием Гөлсирәгә, әтисе сугыш­ка киткәндә, 10 яшь була. Бала ча­гының иң якты хатирәсе – әтиле чагы. Бабай кызларын бик яраткан. Акыллы, тырыш кеше булган ул. Әби исә, кызларын кияүгә сорарга килгәч тә: «Әтиләре кайтса, аның рөхсәтеннән башка гына кияүгә биргәнгә, ачуланмасмы икән», – дия торган булган. Әйе, әби гомере буе бабайны көтте. Кияүгә чыгарга сорап килүчеләр дә булган. «Исән ирем була торып нинди кияү?!»-дип кырт кискән. Әбиебез 86 яшенә җитеп дөнья куйды.

Азрак үсеп буй җиткәч, бабай­ның сугышчан юлын эзләп карый­сы килде. Тик әбиебез кискен кар­шы төште. Белмим, әллә бер‑бер нәрсәдән шикләнде, әллә аңа шулай хыялларында, өмет белән яшисе җиңелрәк идеме… Әби вафатыннан соң әни дә: «Туфрак күмгән тарих­ны кузгатмагыз», – диде.

 

Еллар Бөек Ватан сугышында Татарстаннан үлгәнһәм хәбәрсез югалучылар
1941 66 000
1942 115 993
1943 83 723
1944 49 662
1945 24 444

Чыганак: «Рәсми Татарстан» порталы.

Фотограф: Александр Ефремов

http://protatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев