Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сукбай хайваннарны тоту һәм карау өчен акча икеләтә артачак

Закон проекты нигезендә, бу максатларга республика бюджетыннан чыгым 56,5 млн сумга җиткереләчәк.

Сукбай хайваннарны тоту һәм карау өчен акча икеләтә артачак. Бүген бу хакта VI чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының дүртенче утырышында билгеле булды.

Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Таһир Һадиев әйтүенчә, закон проекты республика законын федераль законга тәңгәлләштерү максаты белән эшләнгән.

Законны кабул итү республика бюджетының чыгым өлешен 56,5 млн сумга кадәр арттыруны таләп итәчәк. Быел бюджеттан субвенцияләр күләме 27,5 млн сум булган. Хәзер финанслау икеләтә артачак.

Документ нигезендә, муниципалитетларның сукбай хайваннарны тоту һәм тәрбияләүгә норматив чыгымнарын күздә тотып, субвенцияләрне исәпләү методикасы яңа редакциядә басылган. Субвенция хайваннарны тоту, аларны хайваннар приютына илтү, тыныч холыклыларын кире урыннарына яки дәвалау учреждениеләренә илтү, стерилизациягә (кастрация), дәваланмый торган чирләре булганнарны агулап үтерүгә сарыф ителгән чыгымнарны күздә тота.

Таһир Һадиев сукбай хайваннарны тоту, тәрбияләү өлкәсендә республика законы үтәлеше, бу максатларга бирелә торган акчаның нәтиҗәлелеге турында сорау профильле комитетның даими контролендә булуын искәртте. Аның фикеренчә, закон проекты гражданнарның иминлегенә дә, хайваннарга миһербанлы карашка да йөз тота.

Җирле үзидарә органнарына сукбай хайваннарны тоту, карау, дәвалау, авыруларны кисәтү чараларын оештыру өлкәсендә вәкаләтләр бирү турында республика законына үзгәрешләр кертү турында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде.

Фото: архив/Александр Эшкинин

Чыганак: tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X