Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сукбайлык этләргә дә килешми

Федераль закон иясез этләрнең “хокук”ларын киңәйтте. Хайваннар белән начар мөгамәлә өчен җаваплылык катгыйланган. Хәзер 2017 елның декабрендә канунга үзгәрешләр кертелеп, хәзер тереклек ияләрен җәберләүчене ирегеннән мәхрүм итәргә дә мөмкиннәр.

 Электән халыкта шундый күзәтү бар. Авылда гына түгел, шәһәрдә этләр, бигрәк тә иркендә йөргәннәренең, артуы фәкыйрьлеккә ишарә икән. Димәк, этләрне, әгәр хуҗасы булмаса, яшәеш “барометры”на тиңләргә дә була. Галимнәр дә, бел­гечләр дә шундый фи­кердә. Ягъни эт асраган кеше, очын-очка ялгап яши башлагач, дүрт аяклы дусларын урамга озату хәстәрен күрә. Мәгълүмат чыганакларыннан күрен­гәнчә, урамнардагы сукбай этләрнең 80 проценты кайчандыр кешеләр тәрбиясендә булган.

 Этләрнең язмышы ничек, дигән сорау куйганда, шатланырга да, борчылырга да урын бар. Алар закон тарафыннан начар  якланмый кебек. Татарстан Министрлар Кабинеты карары (24.04.2013,№279) нигезендә сукбай йорт хайванын аулауга (вакытлыча тоту урынына илтүне  кертеп) –320,72 сум, вакытлы пунктта асрауга – 2033,66, стерильләштерүгә –582,02 сум, агрессивларын яшәүдән мәхрүм итүгә, утильләштерүгә 298,76 сум акча каралган. Республикада 2018 елның 1 гыйнварына 26258 сукбай эт ауланган.

 Шунысы  мөһим: бу йорт хайваннары белән аяусыз эш итү һәм аларны урамда гражданнар каршында тоту катгый тыела. Билгеле, кешегә куркыныч тудырган очракларны исәпләмәгәндә. Хәтәр яклары шул:  алар котырган   булырга мөмкин. Былтыр республиканың 13 районында, шул исәптән Сабада хайваннарда котыру чиренең лаборатор расланган 18 очрагы теркәлгән. “Тотылган эт яисә мәче башта ветеринарга күрсә­те­лергә тиеш. Язмышы ан­да котыру чире булу-булмауга карап хәл ителә. 2017 елда районыбызда барысы 28 эт ауланды һәм Казанга вакытлыча тоту  урынына җибәрелде. Бу  максатка 58600 сум акча тотылды. Без халыкка бушлай  ветеринария  хезмәте дә күрсәтәбез. Былтыр, мәсәлән, 13 эт-мәче сте­риль­ләштерелде, 9 ата эт печелде. Куркыныч тудырганнары аучылар карамагына тапшырыла.   Былтыр  кешеләр өчен хәтәр дип 18 эт табылды. Йорт хайваны асрарга теләүче кеше барысын да уйларга, үз эше өчен җавап бирергә тиеш. Эт һәм мәчеләрне уенчык итеп кабул итәргә һәм, кирәге беткәч, урамга чыгарып ташларга ярамый,–дип аңлатты район ветеринария берләшмәсе эпизотологы Сергей  Павлов.

  Ә хәзер проблеманың икенче ягына тукталыйк. Хуҗасы янәшәсендә булган этләр дә бар бит әле. Алардан зарланучылар күп. Ташланып, күпме кешене җәрәхәтләде алар? Бәлки Евро­па илләрендәге үрнәкләргә дә игътибар итү ярыйдыр? Аларның күбесендә эт асрарга рөхсәт алу өчен  салым түләргә, билгеле әзерлек курс­­лары үтәргә ки­рәк. Әйтергә кирәк, эт-мәчеләрне исәпкә алып, аларның идентификация санын булдыру зарурлыгы турында сүзләр  йөри. Әгәр барлык дүрт аяк­лы дусларыбыз турында мәгълүмат тупланган шундый беркетмәләр булса, сукбай этнең элекке хуҗасын табу да җиңелләшер иде.

Фото: https://pixabay.com | SandeepHanda

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев