Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сулыкларыбыз игътибарга мохтаҗ!

- Сулыкларга мониторинг ясарга, иң беренче чиратта, завод-фабрикаларның табигатьне пычратуына чик куярга кирәк.

Идел елгасыннан тотылган бер генә төр балык та ашарга яраклы түгел! Базарларда рәсми рәвештә Идел балыгын сатарга ярамый. Чөнки ул санитария-гигиена таләпләренә җавап бирми. Иделне томалап, буып кую сәясәте дә дөрес түгел. Елга акмыйча тора, бу аңа зур зыян сала. Шәхсән үзем Идел буенда яшим, ләкин анда беркайчан да коенганым юк. Чулман да шундый ук хәлдә.

Бүгенге көндә Идел чүплек оясын хәтерләтә. Мин - авыл баласы, Зөя буенда үстек, дияргә мөмкин. Шуңадырмы, әйләнә-тирә мохит, табигатьне саклау мәсьәләләре мине бик тә борчый. Без гаять катлаулы чорда яшибез, табигый һәлакәтләр заманы дияр идем мин аны. Һәрвакыт һәр нәрсәгә әзер булырга тиешбез. 30 ел гомеремне техноген фаҗигаләрне булдырмауга, экология торышын яхшыртуга бәйле технологияләр уйлап табуга багышладым. Адәм баласы бүгенге көн белән генә яшәргә тиеш түгел. Безгә киләчәк буын турында да уйларга кирәк. Ә әлегә без аларга хәл ителмәгән проблемалар гына калдырабыз. Бу хакта барыбызга да уйланырга, җитди адымнар ясарга вакыт җитте түгелме? Ләкин әлегә безне ишетүчеләр сирәк шул.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев