Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

SUPERTATAR музыкаль төркеме халыкара турын Казанда концерт белән башлап җибәрде

Концерт "Казан" милли-мәдәни үзәгендә бара.

SUPERTATAR Rythm & Etno Band төркеме концерты кинорежиссер Илшат Рәхимбайның музыкаль төркем турындагы документаль фильмы белән башланып китте.

Концерт "Казан" милли-мәдәни үзәгендә уза. Концертны Рузил Әхмәдиев алып бара.

"Без бүгенге концертка фольклорчы галим, музыкант Геннадий Макаровны да чакырдык. Ул халык музыкасы белән эшли, без заманча музыка белән эшлибез. Менә шуларны куша белсәң - алга таба барырга була. Бу концертта шул юнәлештәге экспериментлар булачак", - дип вәгъдә итте концерт алдыннан музыкаль төркем җитәкчесе Дәниз Бәдретдин.

Программада – Дәниз Бәдретдин, Муса Маликов үзләренең яңа җырларын башкара. Бу концертта скрипкачы Иркә Гайнелмөхәммәтова катнаша алмый. Аның булмавы концертны классик юнәлештән бераз джазга таба якынайтты, ди музыкантлар.

Бүген төркем үзенең яңа җырчысын тәкъдим итә. Ул тамашачыга "Болгар кызлары" төркеме аша таныш артистка Гүзәл Камалова.

SUPERTATAR музыкаль төркеменең концертлары дәвам итәчәк. 26 гыйнварда Мәскәүнең Асадуллаев йортында концерт планлаштырылган.

Мәгълүмат өчен: «SuperTatar» халыкара проекты Финляндия музыканты Дәниз Бәдретдин идеясе белән төзелгән. Аның беренче составында саксофончы Муса Маликов, басист Илнар Фатыйхов, барабанчы Тимур Сапаров һәм скрипкачы Иркә Гайнелмөхәммәтова иде.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев