Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Суши" салаты (рецепт)

Чаллыда яшәүче Гүзәл Шаһигәрәевадан "Суши" салаты рецептын тәкъдим итәбез.

Салат өчен: 300 г кызыл балык, 300 г дөге, 2 яшел кыяр, 1 кишер, 2 кызыл суган, яшел укроп, суган, майонез, 4 йомырка , 1 маринадланган имбир.

Эш тәртибе: салат катлап ясала. Игредиентларны үзегез теләгәнчә турарга. Беренче рәткә дөге, аннары сарымсаклы майонез (васаби да салырга мөмкин).

Аннары кызыл балык, яшел укроп, кызыл суган, кыяр, янә майонез, йомырка яшел суган белән буталган, угычтан уылган кишер, майонез.

Салатны кызыл балык белән матур итеп бизәргә мөмкин.

"Салат әзер. Бик тәмле", - ди Гүзәл ханым.

http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев