Саба таңнары

Сәйдә Мөхәммәтҗановага 14нче секундта ук борылдылар [интервью]

Беренче каналның «Голос. Дети» проектына «Су буйлап» исемле татар халык җыры белән килеп керде ул. Тыйнаклыгы, сөйкемлелеге, моңлы тавышы белән меңләгән тамашачыны әсир итте. Кызның әнисе Зилә ханым белән әңгәмә мәсьәләсендә телефоннан сөйләшкәндә дә Сәйдәнең җырлавы ишетелде. «Син өйдә булганда да гел җырлап йөрисең, ахрысы?» дигән соравыма Сәйдә елмайды гына:...

Беренче каналның «Голос. Дети» проектына «Су буйлап» исемле татар халык җыры белән килеп керде ул. Тыйнаклыгы, сөйкемлелеге, моңлы тавышы белән меңләгән тамашачыны әсир итте. Кызның әнисе Зилә ханым белән әңгәмә мәсьәләсендә телефоннан сөйләшкәндә дә Сәйдәнең җырлавы ишетелде. «Син өйдә булганда да гел җырлап йөрисең, ахрысы?» дигән соравыма Сәйдә елмайды гына: «Мин көн саен җырлыйм. Ул миңа рәхәтлек бирә».
«БОРЧЫЛМАДЫМ»
«Су буйлап» җырын башкарганда, Сәйдә Мөхәммәтҗановага 14нче секундта ук борылдылар. Кызның остазы - җырчы Пелагея «моны борылып карамый мөмкин түгел иде» дип аңлатты. Сайлап алу өлешендә Сәйдә Мөхәммәтҗанова жюрины тавышы белән гаҗәпләндерсә, соңрак үз дигәнендә нык торуы белән таң калдырган. Кызга, соңгы чыгышын ясаганда, кыска күлмәк кияргә тәкъдим иткәннәр. Әмма Сәйдә дә, әтисе Айрат Мөхәммәтҗанов та каршы килгән.
Әңгәмәгә Сәйдә әтисе белән килгән иде. Сорауларыбызны Айрат әфәндегә дә бирдек.
- Сәйдә, син үзеңнең бер әңгәмәң вакытында: «Әгәр дә миңа беркем дә борылмаса, мин үземә еламаячакмын дип сүз бирдем. Әмма холкымны яхшы белгән кеше буларак, кулымнан килерме дип шикләнәм», - дигән идең. Жюри әгъзалары сиңа борылып кына калмады, финалга ук уздың. 3нче урынга лаек булгач, алдынгылыкны алып булмады дип борчылмадыңмы?
- Юк, борчылу булмады, киресенчә, финалга кадәр килеп җитә алуыма шат идем. Финалга узу бик авыр, чөнки анда миннән тыш та матур җырлаучы сәләтле балалар бик күп булды бит. Проектта катнашырга килгәч, «Репертуарыңда күңелле җырлар бармы?» - дип сорадылар. Минәйтәм, юк, күбесенчә татар халык җырлары һәм лирик җырлар. Аларга «Су буйлап»ны җырлый башладым. Бераз җырладым да туктадым. «Туктама, дәвам ит. Синең тавышың үзе бер музыка», - диделәр. Узган елгы сезонда Арина Данилова исемле кыз стаканнарда уйнап чыгыш ясаган иде. Аны шул үзенчәлеге белән халык исендә калдырды да. Ә минем үзенчәлегем - татар җырын җырлау булырга тиеш иде. Жюри әгъзалары борылгач, шатлыгымнан каушап та киттем. Бер дә көтмәгән идем. Әмма икенче куплетта ук үземне кулга алдым. «Димәк, мин күрсәтергә теләгән үзенчәлекне алар күреп алды», - дип сөендем.
Айрат МӨХӘММӘТҖАНОВ: - Борылмасалар борылмаслар, син борчылма. Иң мөһиме - татарча җырлавың бит! - дип алдан ук Сәйдәне әзерләп килдек. Безнең финалга узарга дигән максат та, ният тә юк иде. Совет чорыннан бирле Беренче канал сәхнәсеннән татар халык җыры җырлаганнары булмады. «Евровидение»дә бер мәртәбә Асылъяр татарча җырлап алды, әмма ул да эстрада җырын башкарды.
Мәскәүдән кайткан Сәйдәне сыйныфташлары шарлар белән көтеп торган.
Мәскәүдән кайткан Сәйдәне сыйныфташлары шарлар белән көтеп торган.
«ТӘРБИЯЛЕЛЕК ТАТАРЛЫГЫБЫЗДАН КИЛӘ»
«Су буйлап» җырының тарихына күз салсак, аны Бөек Ватан сугышы чорында халыкта киң таралыш алган дип язалар. «Караңгы төн, болытлы көн - без аерылган көн бит ул…» дигән юллар да моны дәлилли. Җырның сугыш чорында барлыкка килгәнен Мөхәммәтҗановлар да белә.
- Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан, ветераннарга хөрмәт йөзеннән, Сәйдәгә сугыш турындагы җыр җырлатасы килде. Проект җитәкчеләре: «Сугыш турында ярамый», - диделәр. Әмма «Су буйлап» бит нәкъ шушы темага аваздаш! «Голос» җитәкчеләренең татар телен белмәүләренә сөендек, алар җырның мәгънәсен аңламый калды. Аңласалар, җырлатмаган да булырлар иде. Редакторлар җырның эчтәлеген сорый башласалар, елга турында дип әйтерсең, дип, Сәйдәгә алдан ук әйтеп куйдым. Җырның тарихын белгәннәргә ул бүләк булды, татар халкына әби-бабайларының үткәнен исенә төшерде. Шуңа бик күпләр кызыбызның интернеттагы сәхифәсенә, Сәйдәне тыңлагач, гаилә белән еладык, дип язды да, - ди Айрат әфәнде.
10нчы апрель көнне Сәйдә Мөхәммәтҗанова үз гомерендә беренче мәртәбә турыдан туры эфирда чыгыш ясады. «Проект чынлап та турыдан туры эфирда барамыни?» дигән соравыма Сәйдә: «Әйе», - дип җавап бирде. Сәйдәнең әти-әнисе җырчы Айгөл Бариева белән аралашып торган. «Турыдан туры эфирда чыгыш ясау бала өчен генә түгел, зурлар өчен дә катлаулы имтихан бит!» - дип борчылган җырчы.
- Проектта катнашканда иң рәхәте нәрсә булды, Сәйдә?
- Мин күпчелек катнашучылар белән дуслашкан идем. Иң рәхәте - бераз аерылып торганнан соң, проекттагы дуслар белән күрешү. Мин киләм, ә алар мине кочаклыйлар, үбәләр, шаяралар. Шунысы яхшы - безнең арада көнләшү юк иде. Проектның авырлыклары гына түгел, якты мизгелләре дә җитәрлек булды. Өч кыз арасыннан Пелагеяның нәкъ менә мине сайлап алуы, мәсәлән. Сүз уңаеннан, 4нче июньдә Санкт-Петербургта Пелагеяның концерты булачак. Ул мине анда татарча җырларга чакырды. Димәк, тагын бер мәртәбә татар моңын ирештерә алачакмын. Анда «Сахралар»ны яки «Кошларга» җырын башкарырмын дип уйлап торам.
- Айрат әфәнде, интернетта: «Сәйдәнең үз-үзен тотышыннан, сорауларга җавап бирүеннән яхшы тәрбия алган булуы күренә», - дип язучылар шактый булды. Тәрбияләгәндә нинди киңәшләр бирдегез?
- Сәйдәнең тәрбиясе - безнең татарлыгыбыз, динебездән килә. Без аңа заманында мәдрәсә гыйлеме бирдек. Әмма намазга үз теләге белән басты. Аңа һәрвакыт: «Бернәрсәгә дә борчылма, яхшысы да начары да Аллаһтан. Син шушы бәйгедә Беренче канал сәхнәсеннән татар халкын күрсәтәсең. Сиңа карап башка милләттәшләребез турында фикер формалашачак. Шуңа үзеңне тиешле дәрәҗәдә тот», - дидек.
«ЧЫГЫШЛАРЫМНЫ КАРАДЫМ, ОШАМАДЫ»
- Проектта катнашкан вакытта яшәү, ашау бушлай идеме?
Сәйдә: - Бушлай яшәү һәм ашау оештырылмаган иде. Юл чыгымнары да үзебездән булды. Иң якын гаилә дусларыбызда яшәдек. Без аларга бик рәхмәтле. Башка балалар көненә 2 мең сум түләп, кунакханәдә яшәде.
Айрат: - Проектта катнашу дәверендә Татарстанның Мәдәният министрлыгыннан да ярдәм сорадык. Бер тапкыр Мәскәүгә барып кайту чыгымнарын капладылар. Ике мәртәбә «Таттрансгаз» булышты. Аларга да зур рәхмәт.
- Сәйдә, сине Казан урамнарында таныйлармы?
- Аллаһка шөкер, юк. (елмая). Мәскәүдә күбрәк таныйлар. Мин әни белән Кремльгә бардым, анда мине экскурсиягә килгән укучылар танып алды, фотога төштеләр. Мөселман базарына баргач, таныганнар яулыклар, күлмәкләр бүләк иттеләр.
- Кечкенә булсаң да, син хәзер халыкка шактый билгеле. Сыйныфташларың читләшмәдеме?
- Юк, проектта катнашуым безнең мөнәсәбәтләргә бернинди йогынты да ясамады. Киресенчә, мин Мәскәүдән кайткан көнне «Афәрин, Сәйдә!» дип язылган плакатлар, шарлар белән каршы алдылар.
- Син бер интервьюңда: «Чыгышларымны карарга яратмыйм», - дип белдердең. Шулай да, өеңә кайткач карадыңмы?
- Әйе карадым, ошамады (елмая). Кемдер бәлки, минем кимчелекләремне сизмәс тә, әмма мин бит үземне беләм. Миңа яхшырак күренә (елмая). Җитешсезлекләрем булды.
Айрат: - Ул дулкынланудан да килгәндер. Аннан соң Сәйдә хәзер тавышында үзгәрешләр була торган яшьтә. Бәлки, шул да йогынты ясагандыр. Музыка укытучылары, 14-15 яшьлек вакытта көчәнеп, артык кычкырып җырларга ярамый, дип кисәтәләр. Кайбер катнашучылар кычкырып-кычкырып җырлады - тавыш катылыгы белән алдырырга теләделәр. Проектның җитәкчеләренә, продюсерларга да болай җырлаулары кирәктер, бәлки. Әмма алар акча турында уйласалар да, баланың тавышы турында уйламыйлар. Сәйдәнең 3нче урынга калуына сөендек кенә без! Җитлегү чорында тавышына зыян килеп калса, бала киләчәктә бөтенләй җырлый алмаска мөмкин бит. Шуңа да без Сәйдәгә артык көчәнмәскә куштык.
- Айрат әфәнде, кызыгыз «Голос. Дети» проектында катнашканнан соң, контракт тәкъдим итүчеләр булдымы?
- Берәүләр шалтыратып караган иде, кире уйладылар, ахры. «Бу кыз белән теләсә нәрсә кыланырга рөхсәт итмәсләр», - дигәннәрдер. Сәйдәне бит финалга аякларын күрсәтеп торган кыска күлмәк кидереп чыгармакчылар иде. «Бу турыда ялгыш та уйлый күрмәгез! Ул - мөселман кызы һәм шундый булып калачак та. Аңа аякларын күрсәтергә ярамый», - дидем. Чыгыш өчен үзебез махсус озын күлмәк тектердек.
- «Голос. Дети» проектында катнашу өчен 30 мең сум түләргә кирәк дигән сүз дөресме ул?
- 30 мең сум бик аз әле ул, 300 мең, миллион дип тә сөйлиләр әле (көлә). Сәйдәнең 50дән артык бәйгедә катнашып җиңеп алган дипломнары бар. Моңарчы бер тиен дә түләгәнебез булмады һәм булмаячак та.
- Айрат әфәнде, зурларның «Голос»ында да Сәйдәне катнаштырырга уйлыйсызмы?
- Безнең максат андый түгел. Үз телендә җырлый алган бала үз телендә җырларга тиеш. Казанда уза торган бәйгеләр җитәрлек. Әйтик, «Татар моңы», «Тюрквижн», «Ваһапов фестивале» бар. Менә дигән бәйгеләр җитәрлек. «Евровидение» дигән булып сикереп-кычкырып башкалар йөрсен.
- Сәйдә, синең җырчы буласың киләме?
- Моңа кадәр бу турыда уйлаганым булмады. Җырлау минем өчен хобби буларак кына бара иде. Әлегә уйлыйм. 50гә 50 дип әйтик. Әмма мин юк дип әйтмим (елмая).
- Җанатарларыңа әйтәсе килгән сүзләрең бардыр…
- Бөтен Татарстан халкына зур рәхмәт! Дөресен әйтим, күпчелек тавыш татарстанлылардан килде. Алар булмаса, финалга кадәр барып җитә алмас идем.
Айрат: - Мин Сәйдәгә, үзебезнең милләттән гайре, син бернинди милләткә дә кирәк түгел, дип гел әйтеп киләм. Шушы милләттән чыктың, шуңа хезмәт итәргә кирәк, дим. Җырың белән дә, үзең белән дә… Аллаһ әйткән бит: «Мин сезне милләт һәм кабиләләр итеп яраттым», - дигән. Шулай булгач, без милләтебездән чыга алмыйбыз, авырлыклар килгәндә, милләтебезгә генә таяна алабыз.
Сүз уңаеннан, Мөхәммәтҗановлар гаиләсенең Казанга күченеп килүенә әле 3 кенә ел. Моңа кадәр алар Свердлау өлкәсендә яшәгән. Ни өчен Казанга күченеп килүләрен Айрат әфәнде «балаларыбызны милли мохиттә үстерәсебез килде» дип аңлатты.
- Сәйдә башлангыч сыйныфларны Свердлауда укыды һәм татар телен оныта башлады. Аның татар телен яңартасыбыз килде. Нәтиҗәсен дә күрәбез: өч ел элек журналистлар Сәйдәдән интервью алырга килгәч, ул анда татарча сөйләшә алмыйча, ык-мык килеп утырды. Ә хәзер азмы-күпме фикерен җиткерә белә. Тагын бер өч елдан әдәби телдә камил итеп интервьюлар бирә алыр дип өметләнәм!
Амин, шулай булсын. Сәйдә Мөхәммәтҗанова - йөзе белән дә, күңеле белән дә чын татар кызы. Әтисе әйтмешли, милләтебезгә хезмәт итеп, милли сәхнәбездә якты йолдыз булып кабынырга язсын аңа!
Безнең гәҗит
Айгөл ЗАКИРОВА.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: