Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сыер өчен салым салмыйлармы?

Авыл хуҗалыгы исәбен алырга кергән Лилия Гыйләҗеваны һәр йортта диярлек әнә шул сорау белән каршы алалар. Бу чараның ни өчен кирәклеген аңлатканнан соң гына сорауларга җавап бирә башлыйлар икән. Ә сораулар бик гади: ниләр үстерәсез, нинди терлекләр асрыйсыз, нинди техникагыз бар? "ВТ" хәбәрчесе исәпкә алуда катнашып кайтты.

Исәпкә алу 1 июльдән 15 августка кадәр дәвам итәчәк. Бу эш ничек бара? Әнә шул сорауга җавап эзләп Яшел Үзән райо­нына юл тоттык. Дөрес­рәге, исәпкә алучы Лилия Гый­ләҗева белән йорттан йортка йөрдек. Берен­че кергән ху­җалыгыбыз Олы Яке авылында яшәүче Әхмәт­шакировлар бул­ды.
- Ничә тракторыгыз бар?
- Ике.
- Мотоблок?
- Анысы юк.
- Нинди яшелчәләр утыр­тасыз?
- Кәбестә, кишер, чөгендер, кабак, бәрәңге. Суганның су­тыен быел бераз арттырдык әле, - дип күпме мәйданда утыр­­туларын санап чыкты ху­җабикә Лилия. Бөтенесе бергә 50 сутыйдан артып китте.
- Җиләк-җимеш агачлары үстерәсезме?
- Бар, билгеле, өч төп алмагач, биш төп карлыган, ике төп виноград.
- Кеше яллап эшләтергә туры киләме?
- Юк инде, бөтенесен дә үзебез эшләргә тырышабыз.
- Җирләрне кем эшкәртә?
- Барысын да үзебез эшли­без. Техникабыз бар, иртә таң­нан караңгы төшкәнче эштә без.
- Ветеринар ярдәмнәреннән файдаланасызмы?
- Терлекләр авырый баш­ласа, мал табибын чакыртмый калган юк. Ә болай авылда торып күп нәрсәне үзебез бе­ләбез.
Бу хуҗалыкта яшелчәне дә күп үстерәләр, терлекне дә күп асрыйлар. Кош-кортлары да шактый. Тавыклар арасында нә­сел­леләре дә бар.

Лилия аларның һәрберсен теркәп куйды. "Исәп­кә алу үт­кә­релгәннән соң авыл кеше­сенә ярдәм итәргә уйлыйлар икән, билгеле, мондый чара кирәк, - ди Лилия Әхмәтша­ки­рова. - Сыер асрыйбыз, моның өчен дәүләттән бераз булса да акча бирә башладылар. Бу да авыл кешесе өчен ярап тора. Киләчәктә мондый мөмк­инлек­ләр уйлап табылса, бик яхшы булыр иде. Исәп алу халыкка файдага гына булсын".

Бераз гына көтегез!

Каратмән авылында яшәүче Ибраһимовларга да кереп чыктык. Гаилә башлыгы көтүдә иде. Люция апа иренең берничә минуттан кайтып җитәсен әйтте.


- Ул бөтен эшне үзе эшли, мин янында булышып кына йөрим. Аннан башка дөрес булмас, көтик бераз, - диде ху­җабикә. Әхтәм абыйны каршыларга бакча артына чыктык. Андагы пөхтәлекне күреп исебез китте. Бакчада ник бер чүп булсын! Бер сантиметр буш мәй­дан күрмәссең. Агач төпләрендә дә ни дә булса үсә. Җирен эшкәрт­мичә ятучыларга тәҗрибә уртаклашырга бирегә килергә кирәктер ул. "Бөтенесен дә үзе эшли. Кайвакыт, кер инде, ар­гансыңдыр, ял ит, дим. Мин бакчада ял итәм, ди. Шундый кеше инде ул", - дип ирен мактаган арада гаилә башлыгының кайтканы күренде.
Хуҗалар өч сыер тота икән, бозаулары да шулкадәр, 30лап сарык асрыйлар. 20 сутыйлап бәрәңге үстерәләр. Кишер-чө­гендер өчәр сутый тирәсе. Боларга өстәп тагын суган-сарым­сагы... Тракторлары да, машиналары да бар. Теплицасында кыяр-помидор үсеп утыра. Алар хакында да сөйләде Әхтәм абый. Лилия күпме чәчәк үстерүе белән дә кызыксынды. Чират дару үлән­нәренә дә җитте... Хуҗа­лыкта җитештергән­нең яртысын сатулары, туганнарга да өлеш чыгарулары, үс­тергәннең бер өле­шен гошер итеп бирүләре дә билгеле булды. Лилиянең энә­сеннән җебенә кадәр соравын тыңлап торган Люция апа түз­мәде, сүзгә кушылды.


- Кайбер терлекләрне бер­ничә айдан суясы. Агачларны да гел үзгәртеп торабыз, кайсын кисәбез, алар урынына икенчесен утыртабыз. Дәүләт нигә шул кадәр кызыксына соң, салымга түгелдер бит? - дип шиген белдереп алды хуҗа­бикә.
- Юк, статистика гына бу. Авыл халкының ничек яшәвен белү өчен кирәк, - дип аңлатты Лилия.

Бакчачылар да исәптә

Бу авылда бакчачылар да бар икән. Шундый хуҗалыкларның берсе булган Ибраһимовлар күр­шесендәге Суфия Латыйпова янына да кереп чыктык. Суфия апа Казанда яши, пропискада да шунда. Биредә җәйге йорты бар. 2012 елда иске генә йорт сатып алган булганнар. Хәзер әнә шуны зурайтып, янкорма эшләп яталар. "Төзелеш баргач, бакчага вакыт та калмый", - ди ул. Теплица да корып куйганнар. Анда помидор үстерәләр. "Өч төп кыяр да үсә", - ди Суфия ханым көлеп. Кыярны ачык һавага утыртмаган, түтәлендә кабак, ташкабак кына җәелеп үсә. Бераз суган, сарымсак, чөгендер, кишере бар. Җи­ләк-җимеш агачлары да утырт­кан. Тик алмагачлары гына тер­нәкләнеп үсеп китә алмый, бу хәлгә ничә еллар бакча тотучы ханым аптырашта. Чиянең бер­ничә төрен утырткан булганнар. Алар быел уңыш бирә башлаган. Ябышкак чия дигәннәренең уңышы бигрәк мул. Аның белән хуҗабикә безне дә сыйлады. Тәмле. "Чияне дә ничә ел үстерә алмый интектек, күчереп тә утырттык, менә биредә алар үзләрен яхшы хис итә, уңыш бирә башладылар", - дип хуҗалыгы белән таныштырды ул. Курасы да сыгылып тора. Каен җиләге дә бакчада урын алган. Зелпе дә үсә. Өрек, төче чия, груша да утырткан.

Һәрберсенең ничә төп икәнен санап чыкты. "Без үзебез өчен генә үстерәбез, сатмыйм, артыгын туганнарга, танышларга өләшәм. Экологик яктан чиста яшелчәләр үстерер өчен бирегә кайттык", - диде ул. Терлекләр, кош-корт асрамауларын да әйтте. Суфия апа да салым була күрмәсен дип борчыла. "Авыл хуҗалыгы исәбе дип, киләчәктә авыл кешесеннән салым гына алмасыннар. Әгәр дә исәп алудан соң ярдәм итәргә уйлыйлар икән, бик яхшы булыр иде. Элеккеге чордагы кебек һәр куак өчен салым ала башласалар, бакча тотуның кызыгы калмаячак", - диде ул саубуллашканда.

Кеше әйткәнне генә язабыз

Исәпкә алучылар бер ху­җалыкта 1 сәгать эчендә теркәү эшләрен башкарырга тиеш икән. Лилия Гыйләҗева әйтүенчә, бу вакыт эчендә алар кеше әйт­кәнне ноутбукка язып өлгерә. Сорауларны инде ятлап бетер­гәннәр. Әмма барысы да шома гына бармый. Мәсәлән, теплицада үскән яшел­чәләрне квадрат метрлап язарга тиеш ул. Бакчада үскәне сутыйлап языла. Ә авыл халкы, гадәттә, сутыйлап сөй­ләшми, аның өчен бер яки бер­ничә түтәл бар. Кайбе­рәүләр яшереп тә калдыра икән. "Курыкканы әйтми инде, ә без кеше әйткәнне генә язабыз, тикшереп, карап йөрергә тиеш түгелбез, - ди Лилия. - Халык салымнан курка. Хуҗалыкка килеп керү белән исәп алуның ни өчен кирәк икән­леген аңлаткан белешмә бирәм, үзем дә сөйлим. Бланкларга исем-фамилия язылмаса да, халык ышанып бетми, шик­ләнә. Сораулар шактый. 23 бит­тән тора. Техника турында сораганда гына да әллә ничә сорау бирәм. Җиләк-җимеш, мал-туар белән дә шул ук. Мәгъ­лүматлар махсус кодлар белән тер­кәлә". Лилия әйтүенчә, авыл халкы исәп алудан шикләнсә дә, катнашмыйбыз дигән хуҗа­лык­лар юк икән.

Куркырлык җирлек юк

- Бөтенроссия авыл хуҗалы­гы исәбен алу аграр тармакның бүгенге торышын күзаллар өчен кирәк, - ди Федераль дәү­ләт статистика хезмәтенең Татарстан буенча идарә җи­тәкчесе Валерий Кандилов. - Аның беренчесе 2006 елда узган иде. Шуннан соң авыл хуҗалыгын үс­терү юнә­лешендә шактый гына программалар барлыкка килде. Татарстанда гына да, авыл тормышын яхшырту, үстерү максаты белән 23 дәүләт программасы ка­бул ителде. Бу исәп алу нәкъ менә авыл җирендә гомер итү­челәргә яңа төр дәүләт ярдә­ме булдыру өчен кирәк.


Статистика идарәсе белдер­гәнчә, мәгълүматлар читкә чыгарылмый, бары исәп алуда гына файдаланылачак. Бланкларны со­ңыннан тураклап, картон фабрикаларына озатачаклар. Беренче нә­ти­җәләр быелның ахырында билгеле булса, йомгакны киләсе ел ахырында ясарга уйлыйлар.
Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алу чорында "кайнар линия" эшли. Россия буенча - 8-800-707-2016, Татарстанда - 8(843) 292-86-02 (8-18 сәгать­ләрдә) телефоннары буенча шалтыратырга була.


Республикада исәп алуга 483,4 мең хуҗалык кергән. Бер исәпкә алучы 45 көндә 460 объектны йөреп чыгарга тиеш.

http://vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев