Сыерга тавыш күтәрергә ярамый
Соңгы вакытта "экологик яктан чиста ризык" дигән төшенчә киң кулланылышка керде. Кеше табигый ризыкка тартыла башлады. Төрле мәгълүматлардан күренгәнчә, дөньяда экологик продукция җитештерүче авыл хуҗалыгы оешмалары ел саен 10-15 процентка артып тора. Тик алар җитештергән ризыкның бәясе башка азык-төлеккә караганда 3-10 тапкыр кыйммәтрәк. "Экологик яктан чиста ризык" - нәрсә дигән...
Соңгы вакытта "экологик яктан чиста ризык" дигән төшенчә киң кулланылышка керде. Кеше табигый ризыкка тартыла башлады. Төрле мәгълүматлардан күренгәнчә, дөньяда экологик продукция җитештерүче авыл хуҗалыгы оешмалары ел саен 10-15 процентка артып тора. Тик алар җитештергән ризыкның бәясе башка азык-төлеккә караганда 3-10 тапкыр кыйммәтрәк.
"Экологик яктан чиста ризык" - нәрсә дигән сүз соң ул? Таләпләргә туры килә торган сөт белән ит җитештерергә уйлыйсың икән, сыерга кычкыру, кул күтәрү түгел, тавышыңны күтәреп тә эндәшергә ярамый, дип язылган интернет чыганакларында. Яшәү шартлары да башкача: мондый терлек чиста, якты абзарда яшәргә, экологик яктан чиста азык ашарга тиеш. Антибиотиклар, ГМОлар турында бөтенләй онытырга кирәк булачак. Алай гына да түгел, артык прививка ясату да рөхсәт ителми икән. Бу җитештерелгән продукциягә тәэсир итәргә мөмкин. Терлекне чалган вакытта да куркытырга ярамый. Бер җөмлә белән әйткәндә, хайван уч төбендә өф-өф итеп тәрбияләнергә тиеш.
Мондый таләпләрне үтәгәндә, экологик яктан чиста ризык җитештерә алырбызмы соң? Россиядә бу хакта инде күптәннән сүз алып барыла. Ел ярым элек таләпләр дә кабул ителгән булган. Тик әлеге документ киң җәмәгатьчелеккә әле дә булса барып җитмәгән. Кайсы ризыкларга "био", "органика" дигән мөһер сугылырга тиешлеге турында төгәл рәсми күрсәтмә юк.
- ГОСТны керткәнче, органик азык-төлек җитештерү буенча төгәл механизмны эшләп бетерергә кирәк. Норматив база әле дә булса эшләнеп бетмәгән, - ди Урал төбәгендәге терлекчеләр берлеге башкарма директоры Елена Стафеева әлеге уңайдан. - Мондый ризык җитештерүчеләрнең эш барышын кем күзәтеп торачагы да билгеле түгел. Ничә еллар дәвамында халыкны сыйфатлы сөт белән тәэмин итә алмыйбыз дип чаң сугабыз. Бүген кибетләрдә сөтнең ясалмасы да, табигые да бер үк киштәдә, бер үк төрле бәягә сатыла. Халык кайсының чын, кайсының ялган икәнен белми, "био" турында ул бөтенләй аңламаячак та.
Безнең илдә "органик" ризыклар турында таләпләр әлегә эшләнмәсә дә, чит илләрдә бу эш тиешенчә куелган. Бу эш белән аларда махсус оешмалар шөгыльләнә икән. Җаваплы зат фермерлардан экологик яктан чиста чимал сатып ала, аларның эшчәнлеген үзе үк күзәтеп тә тора. Бу җәмгыять өчен сыйфат мәсьәләсе - беренче урында. Тикшерү органнары язган теләсә нинди беркетмә аларның эшчәнлегенә зур тап төшерергә мөмкин икән. Бу исә - азык-төлек базарында синең дәрәҗәң төшә, сатып алучыларың кими дигән сүз. Андый хәлгә төшмәс өчен, алар һәр адымны уйлап эш итә.
Дөрес, бездә дә төргәкнең тышында "экологик яктан чиста ризык" дип язылган азык-төлек кибетләрдә шактый сатыла. Бүген "био", "эко", "органик" дигән нинди генә әйбер юк. Аларның кайберсендә хәтта яшел яфраклар да төшерелгән. Бу исә товарның чынлап торып тикшерелгәнен аңлатучы билге булырга мөмкин. Тик мондый ризыкларның исеме җисемнәренә туры киләме соң?
- Әгәр дә авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүче бер фермер ризыкны ГОСТ таләпләренә туры китереп сатуга чыгара икән, сатып алучыларны үзенә җәлеп итү максатыннан, аның ярлыгын үз товарына ябыштыручы мең кеше барлыкка киләчәк, - ди Икътисад институты агросәнәгать сәясәте секторы җитәкчесе Валентина Неганова бу уңайдан. - Нәтиҗәдә мондый ризык беркемне дә табигыйлыгы, чисталыгы белән шаккатыра алмаячак. Димәк, беренче чиратта әлеге өлкәдә ныклы тәртип урнаштыру кирәк.
Галим сүзләреннән аңлашылганча, сатып алучы экологик яктан чиста ризык алганда, аның гадәтиеннән берничә тапкыр кыйммәтрәк булуын аңларга тиеш. Ни өчен дигәндә, ГОСТның бөтен таләпләрен үтәп товар җитештерү - бик кыен эш. Мәсәлән, сәнәгать оешмаларыннан шактый еракта урнашкан очракта гына басу-кырларда экологик яктан чиста иген үсә ала. Анда чүп үләннәргә, корткычларга каршы төрле агулы химикатлар да куллану тыела.
Саклаганда, башка урынга күчергәндә дә аерым кагыйдәләр нигезендә эш итәргә туры киләчәк. Ясалма саклау чараларын куллану да рөхсәт ителми. Мондый таләпләрне үтәү зур чыгымнар һәм тырышлык, үҗәтлек таләп итә.
Татарстан фермерлар ассоциациясе рәисе Камияр Байтимеров һәр фермер хуҗалыгының мондый продукция җитештерергә кулыннан килмәвен белдерә. "Республика районнарында экологик халәт төрле, - ди Камияр Байтимеров бу җәһәттән. - Шуңа күрә һәр район экологик яктан чиста ризык җитештерә алачак дип әйтеп булмый. Кукмара, Балтач, Арча, Әтнә, Саба, Теләче, Тәтеш, Буа һәм башка районнарда мондый ризык җитештерергә тулы мөмкинлек бар. Тик шунысы бар: андый азык-төлек кыйммәтрәк йөрергә тиеш. Ни кызганыч, моны халык та, җәмгыять тә аңлап бетерми. Алар, чыгымнарны каплау өчен, продукцияне кыйммәт бәягә сатарга да тиеш булып чыга".
Киләчәктә республикада шундый продукция җитештерә алучы хуҗалыкларны барлап, махсус сертификатлар биреп, технологик карталар ясарга да уйлыйлар.
("Ватаным Татарстан", /№ 119, 15.08.2017/)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев