Саба таңнары
  • Тат Лат
  • Сыерны ташладык, кәҗә асрый башладык

    Гел истә, узган гасырның сиксәненче елларында безнең Эзмә авылыннан көтүгә йөзгә якын сыер малы чыга иде. Иртәнге, чыбыркысын шартлатып, көтүчеләр урамнан үтәр, сыер куган хатын-кызлар сөйләшеп торыр, өр-яңа хәбәрләр шунда ишетелер, ул арада әниләр җылы сөттән каймак аертыр иде... Хәзер, әйтсәң кеше ышанмас, Эзмәдә көтү чыкмаганга өченче ел дип беләм....

    Гел истә, узган гасырның сиксәненче елларында безнең Эзмә авылыннан көтүгә йөзгә якын сыер малы чыга иде. Иртәнге, чыбыркысын шартлатып, көтүчеләр урамнан үтәр, сыер куган хатын-кызлар сөйләшеп торыр, өр-яңа хәбәрләр шунда ишетелер, ул арада әниләр җылы сөттән каймак аертыр иде...

    Хәзер, әйтсәң кеше ышанмас, Эзмәдә көтү чыкмаганга өченче ел дип беләм. Шулай ук Пүкәл һәм Өтенәс авылларында да иртән җәйранга мал куу тукталган. Элек сыер йөргән тау битләрендә җир җиләге тарала хәзер. Мал тоту кыйммәткә төшкәнгә, сыерлар санаулы кешедә генә. Хикмәте шул: сатып ала башласаң, рулонлы печәннең сыйфаты - ташка үлчим. Сыер асраучыга печән янына 8-9 мең сумлык кимендә 1 тонна фураж кирәк. Әлбәттә, мондый чыгымнар белән авылда иң тырыш, уңганнар гына сыер тота. Ә, сыер асрамасаң, 25 сутыйлы бакчаның яртысын алып торган печәнне кая куярга? Дөрес уйлыйсыз, ваграк мал - кәҗәгә ашатырга. Заманында Сталин сыеры дип йөртелгән бу йорт хайванын шул бакча печәне белән дә кыш асрап чыгарырга, җәен исә тау битенә арканларга була. Ә сөте өч-дүрт кешеле гаилә өчен җитеп ашкан. Кәҗә сыер түгел бит, 1-3 литр гына сөт бирә. Артыгын каядыр кую турында уйлыйсы юк. Менә шуңа күрә Эзмә халкы кәҗәгә күчеп бара, ахры. Болында, тау битләрендә "сакалбайлар" хәйран күренә. Авыл җирлеге башкарма комитеты сәркатибе Чулпан Сафиуллина әйтүенчә, биш торак пункттагы шәхси хуҗалыкларда барысы 97 кәҗә малы исәпкә алынган. Агымдагы ел башына 57 генә булуын исәпкә алсаң, аларның саны 6 айда ике тапкыр диярлек арткан. Шуның 47е Эзмә авылында яшәүчеләр туры килә. Сөт бирүче кәҗәләр саны 23кә җиткән. Бу сан әле тагын артырга мөмкин. Авылга Башкортстанның Нефтекамск шәһәреннән кайтып урнашкан Фәнил Кадырмаев та, уенын-чынын бергә кушып, кәҗәләрне тора-бара күбрәк асрарга ниятләвен белдерде. Хәзергә бер кәҗәдән ике савуга ике литр сөт алалар, бәкәен имезүдән туктагач, 3 литрга җитә икән.

    Кайберәүләр кәҗәдән авыр ис килә дип борынын җыера. Әмма Ф.Кадырмаевның уң күршесе Харис абый Баһаветдинов бу фикер белән килешми.

    -Дөрес сүз түгел,- ди гомере буе ветеринар булып эшләгән авылдашым.- Кәҗә - бик чиста йорт малы, сәндәрәдә генә йоклый. Аны тәкә белән бергә тотмаска гына кирәк. Чиста су эчертү мәҗбүри. Сөте бик шифалы, майлылык дәрәҗәсе югары, куе, төрле сырхаулардан файдалы. Сөте аертырга да, катык ясарга да җитә. Кәҗә өчен бакчадагы клевер үләнен зәңгәр чәчәге күренүгә үк чабарга кирәк. Шундый чакта яратып ашый, әрәм-шәрәм итми. Әгәр дә тиешенчә тукланса, сөтенең сыйфаты бермә-бер арта.
    Куандырып, бәтиләре туып тора.

    Менә шулай кәҗә асрау авыл пенсионеры өчен файдалы булып чыга. Алай гына түгел, яшьрәк гаиләләр дә сыердан бизеп бара хәзер. Сәбәбе - алда язылганча. Айсылу Галиева да ире вафат булгач, ике ел асрап караган сыерны, аннары кәҗәгә күчәргә мәҗбүр булган. Хәзер аларның саны бәкәйләре белән бишкә җиткән. Иң олысын көтү йөрмәгәч, үлән куерып үскән тау битенә арканлап куя да, башкалары аның яныннан китми.

    -Әнә, күрәсез, инеш буенда таллар да күп, кәҗәләр яфракларын бик яратып ашыйлар, шуңа күрә кышлыкка җыябыз. Алга таба нәселле кәҗәләр дә асрап карыйсы килә әле,- ди Айсылу.

    Әмма инеш яры буена тирес, салам чүбе түгүчеләр дә бар икән. Монысы бер дә матур күренеш түгел инде. "И, ачу килә шундыйларга. Табигатьне белә торып ямьсезлиләр. Кәҗә арканларга төшкән саен шуңа борчылам",- ди ди Айсылу Галиева.

    Менә шулай элек хайванга саналмаган, аны ярлы-ябагайлар гына асрый, дигән яманаты булган кәҗә авыл көнкүрешенә ныграк үтеп керә.

    Фәнил Мәүлетов.

    Нурхан Дәүләтов фотолары.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: