Саба таңнары

Сабинский район

Яңалыклар

Сыерыңны сатып түлә

Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, хуҗалыклардан сөт кабул итү бәясе соңгы атнада 0,4 процентка төште. Эшкәртүче предприятиеләр майлылыгы база күрсәт­кеченнән түбән булмаган сөтнең килограммын бүген 18 сум 3 тиеннән кабул итә. Терлек-туарсыз каласы да килми Шул ук вакытта хуҗа­лыкларда сөт җитештерү күләме 3 процентка артып, узган тәүлектә 47,4...

Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, хуҗалыклардан сөт кабул итү бәясе соңгы атнада 0,4 процентка төште. Эшкәртүче предприятиеләр майлылыгы база күрсәт­кеченнән түбән булмаган сөтнең килограммын бүген 18 сум 3 тиеннән кабул итә.

2-1
Терлек-туарсыз каласы да килми


Шул ук вакытта хуҗа­лыкларда сөт җитештерү күләме 3 процентка артып, узган тәүлектә 47,4 мең тонна тәшкил итә. Дөрес, эш­кәртелгән сөтнең дә бәясе берничә тиенгә арзанайган. Хәзер кибетләрдә 1 литр сөтнең уртача бәясе 45 сум 96 тиен.


Татарстанда да җәйге айларда сөт җитештерү күләме арта. Узган тәүлектә республика хуҗа­лыкла­рын­да 3599 тонна сөт җитештерелгән. Бу - Россия төбәкләре арасында иң югары күрсәткеч.
Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгының Терлекчелек һәм нәсел эше департаменты җитәкчесе Владимир Лабинов әйтүенчә, сөт җи­тештерү күләме арту - күпләп терлек асраучыларга дәүләт ярдәменең уңай нәтиҗәсе. Кызганыч, әмма урыннарда күпләп сыер асраучы хуҗалыклар, шул исәптән гаилә фермалары соңгы айларда, 1 килограмм сөтнең кабул итү бәяләре шулай калса, авылда сыер асрауның мәгънәсе калмый, дип саный.


"Сөт иле" сөттән ераклаша

Республика районнары арасында иң күп сөт - Балтач районы хуҗалык­ла­рында. Гаҗәп, әмма факт: чагыштырмача зур булмаган Балтач төбәгендә бүген тәүлегенә 190 тонна сөт җитештерәләр! Бу үзе генә дә Чирмешән, Менделеевск кебек районнар белән чагыштырганда 10 тапкыр артык. Әйдәп баручы районнар арасында Мамадыш (152), Әтнә (134) һәм Саба (131) районнары бар.


Бер сыердан иң күп сөтне Әтнә районында савалар. Аларның күрсәткече - 19,9 килограмм. Икенче урында Кайбыч районы - һәр сыердан тәүлегенә 19,7 килограмм сөт җитештерә. Сабалылар исә 19 килограмм белән әлегә респуб­ликада өченче урында бара.


Шул ук вакытта уртача 10 - 12 килограмм белән канәгатьләнеп яшәүче районнар да бар. Андыйларга Яшел Үзән, Мөслим, Чир­мешән, Әлмәт һәм башка кайбер районнар керә.


Инвестор хуҗалыклары арасында байтак вакытлар Мамадыш районы "Продпрограмма" хуҗалыгының алдынгылыкны башкаларга биргәне булмады. Хәер, аларны куып тотар өчен шактый көч куярга кирәк булачагын һәр хуҗалыкта яхшы аңлыйлар. Ни өчен дигәндә, әлеге хуҗалыкта бер сыердан тәүлегенә 27,3 килограмм сөт савалар. Тик ярыш ярыш булып кала. Бүген - син, иртәгә башка җиңә. Кем әйтмешли, ышануы кыен, әмма факт: "Кулон" агрофирмасы хуҗалы­гында бүген һәр сыердан тәүлегенә уртача 28,3 килограмм сөт җитештерәләр. Бөтен хикмәт - терлек­че­лектә озак еллар дәвамында системалы эш­ләп, малларга бөтен технология таләп­ләрен үтәп, тиешле тәрбия бирүдә.


Мал-туарның баш санын һаман да киметә баручы элеккеге "Вамин", бү­генге "Сөт иле" хуҗалык­лары мул сөттән һаман да ераклаша бара. Бүген алар хәтта узган елдагы күрсәт­кечләреннән дә 6,2 тоннага кимрәк сөт җитештерә. Бер сыердан алынган сөт кү­ләме дә республика хуҗа­лык­ларының уртача күрсәт­кеченнән шактыйга кимрәк - нибары 12,6 килограмм тәшкил итә. Үзләрен әле бездән түбәнрәк күрсәт­кечләр белән эшләү­челәр дә бар, дип юатсалар гына инде. Чыннан да, "Кукмара" агрофирмасында бү­ген һәр сыердан 10 килограмм сөт савалар. "Авангард", "Ор­ганик-групп" һәм башка кайбер инвестор хуҗалык­ларында да сөт җитештерү күләме түбән.

Чарасызлык бәласе

Авыл хуҗалыгында эш­ләүче һәркем җәмгыятебез тарафыннан олы хөрмәткә лаектыр дип беләм. Табыннарыбыздагы муллык - алар хезмәте җимеше булганга гына да түгел. Ит, сөт, бәрәңге, башка төрле яшел­чә, җиләк-җимеш - кыскасы, туклану өчен кирәк һәр төрле азык-төлек әгәр дә җитештерүчедән гаделрәк бәя белән алынса, авыл кешесенең тормыш-көн­кү­реше күпкә яхшырак булыр иде.


Әмма, алар барлык авырлыкны үз җилкәләренә алып, безнең яшәешебезне тәэмин итәргә булыша. Элек тә шулай, хәзер дә. Дөрес, хәзер инде партия заманнарындагы кебек амбардагы бар ашлыкны кырып-себереп бушлай төяп озату юк. Әмма бәяләр дә гадел дип әйтеп булмый. Арадашчылар исә хәлне тагын да катлауландыра.


Бүген мондый вәзгыять­тән кемнәр генә файдаланмый да, авыл җилкәсен кемнәр генә каезламый. Шул ук сөт кабул итү бәяләрен генә алыйк. Эш­кәртүчеләр ничек тели, сөтне шул бәя­дән кабул итә. Әйтик, Әгерҗе районы "Нәүрүз" хуҗалыгы әле бу ай башында гына сөтне 19 сум 26 тиеннән саткан булса, бүген инде аңа нибары 17 сум 43 тиен түлиләр. Баулы районы "Берлек" ху­җалыгында да соңгы атнада сөт кабул итү бәясе 1 сумга кимегән. Чүпрәле районы "Чүпрәле" агрофирмасы, Мөс­лим районы "Бәхетле Агро", Тәтеш районы "Котлушкино" һәм башка хуҗа­лыкларда да сөтнең бәясе кими. Ә бит болары барлык шартларын туры китереп эшли торган, ягъни үз лабораторияләре, суыткыч җайланмалары һәм башка җиһазлары булган хуҗа­лыклар.


Ә фермерларга ни эш­ләргә? Аның мөмкин­лекләре эре агрофирмаларныкыннан күпкә кайтышрак. Махсус транспорты, суыткычлары - кыскасы, ул-бу була калса, продукцияне яраксызга әйлән­дермәслек мөм­­­­­­­­­­­­­­­­­­­­­­кин­лек­ләре дә юк. Дәүләт тарафыннан бирелгән вәгъдә­ләргә ышанып, шәхси ху­җалыгында күпләп терлек асрауга алынучылар, крес­тьян-фермер һәм гаилә фермалары бүген бик авыр хәлдә. Чыгымнар бермә-бер артып, сөт кабул итү бәяләре икеләтә кимеп барганда, алынган кредитларны түгел, көндәлек тормыш кирәк-яракларына да акча калмый. Банклар исә, бурычыңны көнендә түлә­мәсәң, катгый чара күрергә дә күп сорамый. Кукмара районы фермеры Илфат Гыйльмет­диновның: "Бурычны беразга чигереп булмыймы?" - дигән үтене­ченә: "Cыерыңны сатып түлә", - дигән җавап алган. Сыерны сату белән генә авылда бар проблемалар да хәл ителсә икән ул...

("Ватаным Татарстан", /№ 94, 01.07.2015/)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев