Сөйләттереп каласы булган
Сүзем үзләре белән күпме сер алып киткән авылдашларым – сугыш каһарманнары турында. Уйлап-уйлап утырдым да, алар хакында аз белүемне аңладым. Югыйсә бит исән чакларында сорашып, күпне сөйләттереп, тәгаенләп калып була иде. Гамьсезлек күрсәтүебез, эш узгач кына искә төшә икән.
Әйтик, сугышта аягын калдырып кайткан Шәйхелислам, кулларын имгәтеп, фронтка яраксызга әйләнгән Гатият, Гыйлемхан абыйлар. Аларның истәлекләрен дәфтәр битләренә теркәп барасы булган да бит. Юк шул, эшләнелмәгән. Әти турында да ни беләм соң? Аны Орел, Казан госпитальләрендә савыктырганнан соң бер санитарка кыз Чулпычка кадәр озатып куя. Чөнки җилкәсе җимерелгән килеш, колагы ишетми. Әти белән шактый вакыт юка тактага акбур белән язып аралаштык.
Күршебездә сугыш ветераны Яхъя абый Хәнәфиев яшәде. Ул сугышка кадәр үк армиягә алынып, 1946 елда күкрәк тулы орден-медальләр белән кайтты. 1945 елда Җиңү парадында катнашкан фронтовик. Геройлар менә шундый кешеләр була инде ул. Кайту белән тракторга утырды, аннан озак еллар авылда бригадир булып эшләде. Фронттан 7 ел көтеп алган фәрештәдәй кыз Миңзифа апа белән кавышып, бер дигән 6 бала тәрбияләп үстерделәр. И, аларны санап китә калсаң! Әмма күп җәфалар күреп, батырлыклар күрсәткән өчен бирелгән орден-медальләре күкрәкләрендә балкыса да, мин герой, дип мактанып йөрүчеләр булмады. Әсирлектә булганнар бөтенләй дә күп сөйләшмәде. Ике фронтовигыбызны, авылга кайткач, тын алырга да ирек бирмичә, 25 елга сөргенгә җибәрделәр. Сталин вафат булып, амнистия чыккач, исән-имин кайтып төштеләр. Мәрхүм Тимерхан абыйның: “Энем, исән-сау кайтып җитә алсам, өй тулы кеше балалары булса да, хатынга бер кәлимә авыр сүз әйтмәс идем”,– дигәне әле дә колакта яңгырап тора сыман. Мондый сүзләрне, сөрген газапларын күргән шагыйрь язганча, нуҗа тәмам кирәкләрен биргән кешеләр генә әйтә ала. Болар авылга кайткач көне-төне колхозда эшләделәр һәм йорт-җирне яңартырга бүрәнә хәстәрли башладылар. Агачны бирәм дип торучы юк, урлый да алмыйсың. Шуңа күрә әсирдә булганнарның берсе түзмәде, Казанда яшәү урыны белешеп, гаиләсен алып, китеп тә барды. Кыскасы, күрде һәм сыналды инде авыл халкы. Түземлекләренә, тырышлыкларына исең-акылың китәрлек. Сынауларның төрлесе, үзең теләп алганнары да була. Әмма бетмәс-төкәнмәс афәт китерә торган сугыш сынаулары, берүк, беркайчан да кабатлана күрмәсен иде.
Мәгъдәнур Гатауллин
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев