Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сыйныфташларына һәм укытучысына пистолет белән янаган егетнең мотивлары җавапсыз мәхәббәт булып чыккан

Кичә иртән Казанның 7нче гимназиясендә өлкән сыйныф укучысы, пычак һәм пневматик пистолет белән коралланып, 12 укучыны һәм рус әдәбияты укытучысын корал белән янап сыйныфтан чыгармый тоткан.17 яшьлек егетне бер сәгатьтән азрак вакыт эчендә тоткарлаганнар. Нәтиҗәдә, берәү дә физик зыян күрмәгән.

Сыйныфташлары әйтүенә караганда, егет яхшы гаиләдән, укуда да проблемалары юк. Ә бу гамәленең сәбәбе сыйныфташлары арасындагы кызга җавапсыз мәхәббәте белән бәйле булырга мөмкин. Еш кына  кыз егеттән көлеп, аны куркак дип атаган булган, - диләр укучылар. Шул рәвешле егет үзенең батырлыгын һәм кәттә булуын күрсәтергә теләгән имеш. Әлегә бу версия дә тикшерелә.

Әлеге укучыга карата җинаять эше кузгатылган дип хәбәр итә Россия Тикшерү комитетының матбугат хезмәте. «Әлеге факт буенча законсыз рәвештә иректән мәхрүм итү турында җинаять эше кузгатылды. Тикшерүчеләр әлеге хәлне өйрәнә, тикшерү кысаларында мәктәп администрациясе гамәлләренә хокукый бәя биреләчәк. Учреждениедә куркынычсызлык тәэмин ителмәгән», – дип хәбәр ителә Россия Тикшерү комитетының рәсми сайтында.

Фото: tatar-inform Полина Шевчук

http://idel-tat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев