Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Табиб коронавирус инфекциясенә антитәнчекләрнең организмнан кайчан юкка чыгуын әйтте

Антитәнчекләр юкка чыкканнан соң инфекцияне йоктыру ихтималы кешенең элеккеге иммунитетына бәйле булачак.

Коронавирус инфекциясенә антитәнчекләр организмда гомер буе сакланмый. Кагыйдә буларак, алар берничә айдан соң организмнан юкка чыга.

Бу хакта РИА Новости агентлыгы йогышлы авырулар табибы Евгений Тимаковка сылтама белән хәбәр итә.

Белгеч аңлатканча, антитәнчекләр юкка чыкканнан соң инфекцияне йоктыру ихтималы кешенең элеккеге иммунитеты һәм коронавируска хәтер күзәнәкләренең булу-булмавына бәйле.

«Коронавирус инфекциясенә антитәнчекләр гомерлек түгел, алар берничә айдан соң юкка чыгачак, алга таба барысы да кешенең элеккеге иммунитеты нинди булуы һәм анда Т-күзәнәк җавабы ничек формалашуга бәйле булачак», - диде ул.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев