Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Табиблар бала туганда эчемә терсәк белән төрттеләр... Әмир алты ел гәүдәсен тота алмый

"Бала моңын ана белер", дигән халык мәкале. 6 яшьлек Әмирнең да йөрәк сыкравы булып җан түрендә янып торган сызлану ачыларын әнисе Лилиядән башка кем аңласын икән? Бала бөтенләй хәрәкәтләнми, сөйләшми, хәтта мөстәкыйль рәвештә сулыш та ала алмый... "Барысына да балага якты дөнья бүләк иткәндә табибларның салкын карашы гаепле", - ди...

"Бала моңын ана белер", дигән халык мәкале. 6 яшьлек Әмирнең да йөрәк сыкравы булып җан түрендә янып торган сызлану ачыларын әнисе Лилиядән башка кем аңласын икән? Бала бөтенләй хәрәкәтләнми, сөйләшми, хәтта мөстәкыйль рәвештә сулыш та ала алмый... "Барысына да балага якты дөнья бүләк иткәндә табибларның салкын карашы гаепле", - ди Лилия ханым.

"Эчемә терсәк белән төрттеләр..."

Лилия белән Эльбрус Зиннәтуллиннар тәүге балаларын зарыгып көтеп тора. Йөклелек чоры яхшы уза, карындагы бала әйбәт үсеш ала, күзәтүче табиб исә бернинди дә тайпылышлар күрми.

Инде тиздән улларын кулларына алып сөярбез дип сөенеп торган булсалар да, фаҗига баланы тудырган килеп чыга - нарасыйның башы туу юлында кысылып кала. Шуның нәтиҗәсендә, баш миенә кислород керми (асфиксия), умыртка баганасына зыян килә. Тиешле дәрәҗәдә кислород кермәгәч, баш миенең яшәү өчен мөһим булган функцияләренә җавап бирүче өлешләре үлгән. Ягъни, бала сулый, йота, сөйләшә һәм күрә алмый дигән сүз бу...

- Улым муенына тишеп беркетелгән махсус көпшә ярдәмендә генә сулыш ала. Мөстәкыйль рәвештә бөтенләй хәрәкәтләнми. Арттан азрак терәп тормасаң, башын да тотмый... Табиблар вакытында Кесарево кисеме ясамау аркасында, Әмирдә балалар церебраль параличының авыр формасы, эпилепция... Йөклелек чоры әйбәт баргач, Кесарево операциясе ясарга күрсәтмә юк иде. Табиблар бала тудырган вакытта гадәттән тыш хәл килеп чыгуга әзер булмаганнар. Без суд-медицина экпертизасы ясаттык, әмма аларның хатасын дәлилли алмадык. Баланы тудырганда миңа карата физик тәэсир булмады диләр, ә алар эчемә терсәк белән төрттеләр. Укол ясауларын, дару бирүләрен дә кире кактылар, - ди баласы өчен утка-суга керергә әзер әни кеше.

Кредитка акча алып, Германиядә операция ясатканнар

Әмирнең хәле бик авыр булгач, Россия табиблары аңа ярдәмгә алынмаган. Тонус халәтендә тору нәтиҗәсендә, былтыр сул аягының бот сөяге буыныннан кузгалган, аягы чыккан. Озакламый шул аяк берничә сантиметрга өскә киткән. Болай да зарарланган умыртка баганасына кабат авырлык килгән. Сөяк төртеп торып тән тиресе тишелгән баланың газаплануларын сәламәт кеше күз алдына да китерә алмый... Бик нык изалана, сызлана Әмир... Аны аз гына селкетсәң дә, бала өчен бу зур газапка әйләнә.

Сабыйларын кызганудан йөрәкләре өзгәләнгән әти-әни Германия табибларына мөрәҗәгать итәләр. Кредитка акча алып, анда операция ясатканнар, бәхеткә, уңышлы килеп чыккан - бот сөяген урынына утыртып, аны тимер җайланма белән беркеткәннәр. Ә 8 майда кабат Германияга барып ул тимерне алдырганнар һәм реабилитация узганнар.

Сызлауларны киметү өчен коляска кирәк

Германиядә эрготерапевт Зиннәтуллиннарга Bingo Evolution-2 кресло-коляскасын алырга тәкъдим иткән. Операциядән соң тернәкләнү өчен Әмиргә ул бик кирәк! Чөнки муенын, аркасын тигезләп тотачак, шул рәвешле умыртка баганасына көч тигез бүленәчәк.

Эш шунда ки, әлеге арба бик кыйммәт тора. Лилия белән Эльбрусның операциядән калган акчалары бар, ләкин ул җитеп бетми. Аларга тагын 150 мең тирәсе акча кирәк.

- Без инде берничә ел элек андый колясканы социаль ярдәм бүлегеннән алган идек, тик хәзер Әмиргә кечкенә ул - гәүдәсен нык тотмый. Яңа коляска аласыбыз килә, операциядән соң сөякләре дөрес урнашуга да бик ярдәм итәр иде. Мәрхәмәтле кешеләрнең ярдәменә бик өметләнәбез. Моңарчы балама ярдәм иткән һәр кешегә чын йөрәктән рәхмәт, мин алар алдында баш иям! - ди Лилия ханым.

Узган ел Зиннәтуллиннарның кызлары туган. Лилия ханым өйдә балалар белән утырырга мәҗбүр, ә Эльбрусның 23 мең хезмәт хакын нәрсәгә генә җиткерсеннәр соң?! Үзебезнең сәламәтлеккә шөкер итеп, ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә аз булса да өлеш чыгарсак иде, җәмәгать!

Реквизиты для помощи:
Карта Сбербанка 4276862020823292 Зиннатуллин Эльбрус Альнурович
Билайн +79600451487
МТС +79178785464
Киви кошелек +79178785464
Яндекс деньги 410 011 417 380 073

Конт. тел. 89600451487 Әмирнең әнисе Лилия

http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев