Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Табиблар өчен социаль ипотека программасы шартлары үзгәрә

Быел 100 фатир төзү ниятләнә.

Медицина хезмәткәрләре өчен социаль ипотека программасы шартлары үзгәрә. Бу хакта бүген «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә Татарстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов хәбәр итте.

Ул Социаль ипотека программасы буенча табибларга фатир бирүдә үзгәрешләр керүен әйтте. «Без республика җитәкчелегенә табибларга социаль ипотека буенча фатирны йомшаграк шартлар буенча бирү инициативасы белән чыктык. Өч еллык срокны көтмичә, фатир булса, шул ук елны бирүне килештердек», — диде. Быел 100 фатирдан башлауларын әйтте.

Илдар Фатыйхов, ике һәм аннан күбрәк ел эшләүче медицина хезәткәрләре социаль ипотека программасы буенча фатир алуга дәгъва кыла алуын искәртте. Казанда Республика клиник хастаханәсе янында йорт төзелүен, башка шәһәрләрдә дә табиблар өчен йортлар төзеләчәген белдерде.

Фото: архив/Салават Камалетдинов

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев