Саба таңнары

Сабинский район

Яңалыклар

Табиблар электрон чиратны ярата

Хастаханәдә авырулар гына йөрми. Бирегә медицина күзәтүе, диспансерлаштыру үтәргә, төрле белешмәләр алырга килүчеләр дә күп. Гадәттә монда су буе кеше була, чират тору күпләрнең кәефен кыра. Мондый хәлгә чик кую өчен "Татарстан Республикасында электрон сәламәтлек саклау" бердәм дәүләт мәгълүмат системасы кертелде. Бу хәзер табибка чиратка компьютер аша өйдән дә язылып...

Хастаханәдә авырулар гына йөрми. Бирегә медицина күзәтүе, диспансерлаштыру үтәргә, төрле белешмәләр алырга килүчеләр дә күп. Гадәттә монда су буе кеше була, чират тору күпләрнең кәефен кыра. Мондый хәлгә чик кую өчен "Татарстан Республикасында электрон сәламәтлек саклау" бердәм дәүләт мәгълүмат системасы кертелде. Бу хәзер табибка чиратка компьютер аша өйдән дә язылып була дигәнне аңлата. Моның өчен интернет битенең өске буш юлында https://uslugi.tatarstan.ru электрон адресын язып, кирәкле интернет-биткә чыгасың. Аннан "Здравоохранение" билгесен табып аңа басасыз һәм шуннан соң чиратка язылырга теләүчеләр өчен алга таба нәрсә эшләргә кирәклеге турында төгәл аңлатмалар бирелә. Чиратка басу өчен медицина полисының сериясен, номерын күрсәтергә туры киләчәк һәм медицина учреждениесенә берке­телгән булуың кирәк. Әгәр терапевтка яки гомумпрактика табибына керәсең булса - "участковый врач", белгечкә язылырга теләсәң "Запись к врачу специалисту" төймәсенә басасың. Автомат кабул итү көне һәм сәгате күрсәтелгән кәгазь чыгарып бирә. Чиратка язылучыларның исемлеге компьютердан алынып, табибка җибәрелә. Моннан тыш чиратка med.tatar.ru/pp порталы аша да язылырга була. Шулай ук табибка күренергә теләүчеләргә инфоматлар, терминаллар да ярдәмгә килә. Инфомат - почта бинасында, терминал поликлиникада ишек керүгә урнашкан. Терминал аша чиратка язылучыны күзәтәм, аңышып җитмәүчеләргә шул тирә­дә булган ак халатлы хезмәт­кәрләр ярдәмгә килә.

-Гомумән, терминал куелгач та, чиратлашып кизү тордык. Халыкны язылырга өйрәттек,- ди хастаханә программисты Фәридә Галимуллина.- Бер авырлыгы да юк, өлкәннәр дә тиз үзләштерде. Яңа полис булган очракта штрих-кодны укыту да җитә. Табиб үзенә язылган авыруны, аңа нинди дәвалау курсы үткәнен компьютердан күрә, әмма башка табиб куйган диагнозны белми.

Алга таба электрон чират хезмәте күрсәтүне тагын да киңәйтү күздә тотыла. Саба һәм Шәмәрдән участок хастаханәсендә өстәмә терминаллар куелачак.

Шулай ук стационарда дәвалану өчен дә чиратка язылып булачак. Күрсәтелгән көнне ятып дәваланырга киләсең.

Терминал аша язылуның уңай яклары күп. Әйтик, кайсы табибка (әйтик, дерматовенерологка) күренүеңне регистратурадагыларның белү­ен теләмисең икән, электрон чиратны сайлыйсың. Дөрес, чиратта торучылар белән сөйләшкәндә традицияне кулай күрүчеләр дә ачыкланды.

- Терминал яки интернет аша табибка язылу тизрәк бит, - дип, аларның фикерен ишетергә телим.

- Барыбер тере чират белән кабул итәләр инде, - дип кул гына селтәде урта яшьләрдәге хатын-кыз.

Бала күтәргән бер яшь кенә ханым, терминалдан күпме генә эзләсә дә, үзенә кирәкле педиатрны таба алмады. "Табиб ялда була икән, аның икенче педиатрның фамилиясе чыга",- дип аңлатты безгә программист.

Иң уңайлысы - стоматологка электрон юл белән язылу. Анысына әле быел гына күчтеләр. Шулай да халык яңалыкка гадәтләнеп килә. Сабадан гимназиядә укучы Эльмира Заһидуллина да табибка өйдән генә язылган. Әмма ул 13 сәгатьтә керергә тиеш булса да, 11дә үк килгән иде. "Чиратта "тәрәзәләр" булырга мөмкин. Ул чакта кешене көттермибез, вакытыннан алда кабул итәбез. Теш сызлау белән бәйле экстрен очракларда беркемне дә кире җибәрмибез",- ди стоматология бүлеге мөдире Резеда Маликова. Нәтиҗә шул: теш табибына электрон чират алучылар быел 5 айда 2817гә җиткән, ә регистратурадан 1256 кеше язылган. Поликлиника табибларына исә 12318 пациент өйдән яисә инфомат-терминал аша кабул ителгән. Биредә әлегә регистратура (24194 пациент) өстенлек итә. Шәмәрдән хастахәсендә электрон чиратка 18 кеше генә язылган

- Халыкны тулысынча терминал, интернет аркылы кабул итүгә өйрәтә алсак, бу алар һәм безнең өчен дә бик уңайлы булыр иде. Табиблар авыруларны электрон чират буенча кабул итүне көннән-көн кулайрак күрә. Халыкны алдан язылуга күчерү өчен аңлату эше дәвам итә,- ди баш табиб урынбасары Дания Минһаҗева.

Сөйли башласаң, проблемалар шактый. Әйтик, бер табибка язылып, икенчесенә җибәрә калсалар, анысына да кагыйдә буларак, килгән уңайдан гына кереп булмый. Әрсезләнмичә поликлиника кагыйдәләрен үтәсәк, табиблар да үз эшләрен төгәлрәк башкарачагын онытмыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев