Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Табибларга һәм укытучылар бүләк кабул итүне тыймакчылар

Табиб һәм укытучыларга чәчәк гөлләмәсе һәм язу-сызу кирәк-яракларыннан кала, башка бүләкләр кабул итүне тыярга мөмкиннәр.

Бу хакта Хезмәт министрлыгының үсеш департаменты дәүләт хезмәте башлыгы Дмитрий Баснак сөйләде, дип хәбәр итә «РИА «Новости».

Аның сүзләренчә, министрлар кабинеты узган айда Дәүләт Думасына яңа канун проекты керткән. Аның буенча оешмаларда кайбер дәүләт хезмәткәрләренә, җирле үзидарә органнарына карата коррупциягә каршы стандартлар булдырыла. Хәзерге вакытта әлеге стандартлар федераль хезмәткәрләргә карата гына эшли.

Бүләк алуны тыюдан кала, эшчеләрдән төрле конфликтлар килеп чыгу һәм коррупциягә тартырга тырышу фактлары турында хәбәр итүне дә таләп итәчәкләр. Кагыйдәләрне бозган өчен дисциплинар җаваплылыкка тарту каралган.

Фото: https://pixabay.com | klimkin

http://maydan.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X