Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Табибларга Татарстан Хөкүмәте грантын арттырырга җыеналар

Сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов былтыр 128 грант бирелгәнен әйтте, барлыгы 946 грант тапшырылган.

Татарстанга эшкә килгән табибларга Татарстан Хөкүмәте грантын арттыру ниятләнә. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов әйтте.

«Татарстанга килүче табибларга торак шартларын җайлар өчен 500 мең сум грант бирелә. Нигездә, бу шушы районда социаль ипотека буенча фатир алу өчен. 2020 елда ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы грантны 800 мең сумга кадәр арттыру тәкъдиме белән чыгарга ниятли», — диде ул.

Илдар Фатыйхов былтыр 128 грант бирелгәнен әйтте. Барлыгы 946 грант тапшырылган. Ул өч ел дәвамында яшь белгечләргә өстәмә акчалар түләнүен, быел 462 яшь белгечкә дәүләт ярдәме бирелүен әйтте.

Министр урынбасары табиблар өчен арендалы торак булганын да искәртте. «Вакытлыча кулланышка бирелә торган фатирны муниципаль берәмлек башкарма комитеты һәм медицина учреждениесе кушылып финанслый. Табиб анда бушлай яши дигән сүз», — диде ул.

Фото: архив/Султан Исхаков

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев