Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Табибны ун минуттан артык көтәсе түгел

Футбол буенча дөнья чемпионаты кысасында Казанда иртә­гә узачак матчка Татарстан Президенты Рөстәм Миңне­ханов та барырга җыена. Бу хакта Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова әйтте. Хөкүмәт йортында узган брифингта көннең төп вакыйгасы – дөнья чемпионатын читләтеп узмадылар.

Татарстан башкаласында иртә­гә узачак тәүге матчта Франция һәм Австралия командалары көч сынашачак. Төп җанатарның кем булачагы да билгеле. “Казанга уенны карарга Франциянең элеккеге Президенты Николя Саркози килер дип көтелә”, – диде Лилия Галимова. Казан Крем­ленең рәсми вәкиле әйтүенчә, Татарстан башкаласы җанатарлар­ны гына түгел, спортчыларны кабул итәргә дә тулысынча әзер. “Япония җыелма командасы – “Рубин” футбол командасы базасында, Австралия спортчылары – “Ак барс” хоккей командасы базасында, Колумбия уенчылары исә “Свияга” базасында урнашты”, – дип искәртте ул. Кыскасы, Казанда кызу булачак. Хәтта юлларда да. Матчлар узган көннәрдә җәмәгать транспорты таңга кадәр йөриячәк. Лилия Галимова, футбол беткәч, төнлә стадионнан өйгә кадәр җәяү тәпилисе буламы, дип баш ватучыларны тынычландырды. “Җәмәгать транспорты матч беткәннән соң тагын өч сәгать буе хәрәкәт итәчәк. Һәркемне кайтарып куячаклар”, – диде ул.

 
Урамы да бар, исеме дә


Футболдан башка да тормыш бар, әлбәттә. Кичә Татарстанга эш сәфәре белән Казахстан Президенты Нурсолтан Назарбаев килде. Дәрәҗәле кунакка бүләк тә әзер­ләгәннәр. Бүген КФУда Назарбаевка “Казан университетының мактаулы докторы” исемен тапшыру уңаен­нан тантаналы чара билге­ләнгән. Лилия Галимова Казан Кремлендә киңәйтелгән утырыш узачагы турында да әйтте. Очрашу барышында яклар ике республика арасында гамәлдә булган проектлар, шулай ук үсеш юнәлешләре турында сөйлә­шә­чәк, дип көтелә.
“Безнең хезмәттәшлек 1996 елда икеяклы килешү төзүдән башланды, – дип искә төшерде Казан Крем­ленең рәсми вәкиле. – 2017 ел нәтиҗәләре буенча тышкы сәүдә әйләнеше 702,9 миллион доллар тәшкил итте. Аның 598,3 миллион сумы экспортка туры килә. Татарстаннан Казахстанга нефть, җир өсте транспорты, пластмасса һәм аннан ясалган товарларны озаталар. Республикага исә нигездә кара металл, ягулык һәм бакыр эшлән­мәләре кайта”. Лилия Галимова сүзләренә караганда, киңәйтелгән утырыш барышында Казахстаннан инвестицияләр җәлеп итү, Татарстан продукциясен тәкъдим итү бурычы да тора. Очрашудан соң, Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев Нурсолтан Назарбаевка Изге Болгар һәм Свияжск шәһәр-утравын яңарту проектын тәкъдим итәчәк. Лилия Галимова Казахстан Президентының эш визиты тәртибенә үзгәрешләр кертелү мөмкинлеген дә әйтте.


Табибка чират бетә?!


17 июнь – Медицина хезмәткәр­ләре көне якынлашу уңаеннан, Лилия Галимова әлеге тармакта былтыр тормышка ашырыла башлаган үзенчәлекле проектка да тукталды. Билгеле булганча, Татарстан Президенты йөкләмәсе нигезендә рес­публика районнары һәм шәһәрлә­рендә поликлиникаларны төзек­лән­дерәләр. Проект ике елга исәп­ләнгән. “Аның тиңе юк, – дип бәяләде башкарыла торган эшне Казан Кремле­нең рәсми вәкиле. – Аны тормышка ашыруга 7,5 миллиард сум акча бүлеп бирелде. Барлыгы 189 медицина учреждениесен яңарту күздә тотыла”. Былтыр 4 миллиард сумлык эш башкарганнар инде. Ел дә­вамында 75 поликлиниканы төзек­лән­дер­гән­н­әр. Болар – нигездә зур шәһәр­ләрдәге медицина учреж­дение­ләре.


Быел яңартылачак 114 объект­ның 93ендә эш кайный. Брифингта искәртеп үтелгәнчә, проект кысасында җиһазларны яңарту да күздә тотыла. Бу – медицина ярдәме күр­сәтүнең сыйфаты яхшырачак дигән сүз. Һәрхәлдә, Татарстан Сәламәт­лек саклау министрлыгында әнә шуңа өметләнәләр. “Проектны тормышка ашырып бетергән­нән соң, табиб-белгечкә хәзерге кебек ике атна түгел, ә җиде көн эчендә эләгү, терапевт тарафыннан көнендә үк кабул итү, пациентларның көтү вакытын ун минутка кадәр киметү бурычы тора”, – диде Лилия Галимова. Өметсез – шайтан, диләр бит.

Фото: http://vatantat.ru

http://vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев