Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Талия Миңнуллина: Без хәләл темасын япмадык, проектларыбыз күп

Узып баручы елда Казанда, барлык хәләл җитештерүчеләр тупланачак хәләл сәүдә үзәге проекты тәкдир ителде. Россиядә шәригать принциплары буенча эшләүче, “Ак Барс Капитал” белгечләре эшкәрткән “Лалә” беренче пай инвестиция фонды ачылды. Бу хакта республиканың Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына биргән интервьюсында хәбәр итте.

“Без хәләл темасын япмадык, проектларыбыз күп булды, бары тик «Россия-ислам дөньясы: KazanSummit» Халыкара икътисадый саммитын 2021 елга күчердек, әмма күп санлы вебинарлар, финанс белеме буенча ике email-курс үткәрдек, аларда 300 дән артык эшмәкәр белем алды.  Мин Тунис, Мисыр, Казахстан, Индонезия һәм башкалар илчеләре белән аралаштым. Без хәләл секторны үстерү буенча начар бармыйбыз. Күптән түгел Спас районында яңа хәләл продукция җитештерү ачылды, Россиядә беренче хәләл стейк-хаус "Итле" Яшел Үзәндә әзер хәләл продукция җитештерүне ача”, - дип билгеләде ул.

Бу юнәлештә эшнең дәвам ителүен, Согуд Гарәбстанында ислам финанслары буенча онлайн чыгышы турында да әйтте агентлык җитәкчесе.

Бу тема Россия өчен катлаулы, чөнки безнең кануннар әлегә җайлаштырылмаган, әмма барыбер уза торган аерым килешүләр бар.

“Хәләл яшәү рәвешен үстерү буенча юл картасын без 2019 елда республиканың алты юнәлеше буенча кабул иттек. Ул үз эшен дәвам итә, без аның кысаларында, мәсәлән, Татарстанның кайбер санаторийларын сертификатлаштырдык, алар хәзер бу юнәлештә кунакларны кабул итә ала.”

Талия Миңнуллина белән интервьюның тулы версиясен sntat.ru сайтында укырга мөмкин.

Фото: Рамиль Гали

Чыганак: sntat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев