Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Талия Миңнуллина Татарстан Президентын искиткеч психолог, дип санавын әйтте

Талия Миңнуллина “Татмедиа” АҖ генераль директоры Андрей Кузьминга “Татар-информ” агентлыгы өчен интервью бирде.

Татарстан делегациясенең Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә визиты яхшы узды, дип хәбәр итте Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина “Татмедиа” АҖ генераль директоры Андрей Кузьминга “Татар-информ” агентлыгы өчен биргән әңгәмәсендә.
“Татарстан Дубайда бик югары дәрәҗәдә исәпләнә”, - дип ассызыклады Талия Миңнуллина.

Визит в Объединенные Арабские Эмираты

Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә Татарстан делегациясен берьюлы өч шәех кабул итте. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тәхеткә утыручы принц Абу-Даби Мөхәммәд бен Зайд Аль Нахайян, Дубай Әмирлеге хакиме Шәех Мөхәммәд бен Рашед Аль Мактум һәм Дубай хакиме гаилә әгъзалары Шәех Әхмед бен Далмук белән Джума Аль Мактум белән очрашты, диде Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе.

Татарстан Президенты шулай ук Гарәп Әмирлекләре икътисад министры Султаном Аль Мансури белән очрашты, ул “Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit” Х халыкара икътисади саммитында катнашуын шәхсән раслады.

Визит в Объединенные Арабские Эмираты

Әмирлектә бары тик Татарстанга гына багышланган бизнес форум узды, анда республиканың инвестицион потенциалы презентацияләнде. Чарада Татарстан икътисады, сәнәгате турында фикер алыштылар һәм Иннополисны презентацияләделәр. Татарстан Президенты халык, шәехлар, эшмәкәрләр һәм төрле илләрнең министрлары, илчеләре белән аралашты. Рөстәм Миңнехановны искиткеч психолог дип саныйм. Аның кешеләр белән дөрес элемтәне җайга салу өчен табигый интуициясе бар. Бу - шул урында һәм вакытта барлыкка килә торган аура, дип уртаклашты Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе.

Тулы әңгәмәне sntat.ru. сайтында укырга мөмкин. Видео YouTub та “Татар-информ” каналында чыкты. Әңгәмәне “Татарстан 24” телевизион каналында шимбә, 14 апрельдә 18.30 сәгатьтә һәм якшәмбе, 15 апрельдә 13.30 сәгатьтә карарга мөмкин.

Фото: Рамиль Гали

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев