Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Талпаннан саклануның берничә кагыйдәсе

Талпаннар тешләмәсен өчен, вакцинациядән кала гадәти кагыйдәләрне истә тоту да кирәк.

Гадәттә, бөҗәкләр җирдән 1,5-2 метр биеклектә, үсемлекләр буйлап шуыша. Күпләр уйлаганча, алар биеклектән, ягъни агачлардан төшми, очмый, киресенчә, җирдән өскә таба, үлән буйлап үрмәли. Шуңа агачлар астында утырырга ярамый дигән фикер дә - ялгыш фикер. Талпан 30 минут дәвамында менә дә, аулак урын табып, шунда кадала. Шуңа күрә алар аркага, култык астына, муенга, башка ябыша.
1. Әгәр сез алан, урманнарга ял итәргә чыгасыз икән, үләннәр күп булмаган җирләрне сайлагыз!
2. Киемнең ачык төстәгесен, озын җиңлесен, якалысын киегез!
3. Һәр 15-20 минут саен үзегезне, якыннарыгызны талпан тешләмәдеме икән, дип карап чыгыгыз!
4. Чалбар балакларын носкига тыгып куегыз!
5. Репеллентларны ТӘНГӘ ТҮГЕЛ, КИЕМГӘ СИПТЕРЕГЕЗ!
6. Балаларны күз уңыннан ычкындырмагыз, алар үсемлекләр өзеп алып килмәсеннәр!
http://www.zamansulyshy.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев