Тамак чиреннән буынга – бер адым
Тын юллары вируслы инфекциясе белән авыручылар, салкын тидерүчеләр соңгы атнада шулкадәр күбәйгән: участок табиблары өйдән-өйгә йөреп өлгерә алмый. Дарулар язгач, су, төнәтмә, чәйләрне күбрәк эчәргә киңәш итеп, китеп баралар. Ә без аларның сүзенә колак салабызмы соң?
“Улымны ике көн антибиотик дарулар эчертеп дәваладым, температурасы төште, тамак авыртуы беткән кебек булды. Бүген мәктәпкә китте инде, имтихан елы бит, ничек дәрес калдырсын?!” – дип сөйләп торды бер танышым. “Сулыш юллары вируслы чирләренә дә, тамак авыртуына да алай җиңел карарга ярамый, ул тора-бара буын авыртуы – ревматизмга әйләнергә мөмкин. Балачакта тиешенчә дәваланып бетмәгән чирләрдән өзлегү бик куркыныч”, – дип кисәтә табиб-ревматолог Равия Мухина. Хәер, бу хакта соңрак.
Быел Казандагы 7 нче хастаханә базасында эшләүче ревматология үзәге барлыкка килүгә – 25 ел. Анда төрле формадагы буын авыруларын дәвалыйлар. Буын авыртуы нәрсә ул, ничек була? Әлеге сорауны ревматология үзәге җитәкчесе Равия Мухинага бирсәң, һичшиксез, буын авыртуы хакында белмәгән кеше бәхетле инде ул, аны тоярга язмасын, диячәк. Әлбәттә, авырып киткәннәргә дә үтемле сүз табылачак, чөнки адәм баласы нинди генә сынаулар алдында калса да, бирешергә тиеш түгел. Киңәшне бирүе генә җиңел шул...
Ә кемгәдер урыныннан кузгалу да газап. Ревматик чирләр кешене йөрүдән мәхрүм итә, тезләндерә, таякка таяндыра... Анысы – бер хәл, үзәк өзгеч сызлануларын кая куясың, алардан качып та котыла алмыйсың. Ревматик авырулар буыннары каткан картлар чире булудан да күптән узган. Җир шарында һәр җиденче кеше буын чиреннән интегә. Татарстанда элегрәк елларда буыны авырткан сырхауларга төрле дәвалау оешмаларында медицина ярдәме күрсәтелгән. Авыруларның көннән-көн артуына борчылган табиблар махсус үзәк ачу идеясе белән чыга. Шулай иткәндә чирне тирәннәнрәк өйрәнеп булачак. Сырхаулар өчен дә уңайлырак. 25 ел элек Казанда барлыкка килгән ревматология үзәге Идел буе төбәгендә ревматик чирләрне дәвалау буенча бердәнбер була.
Равия Гаяз кызы әйтүенчә, ревматик чирләрнең 150дән артык төре билгеле. Шуларның сиксәнгә якыны кеше сәламәтлегенә аеруча зыян сала. Сиксәннән артык төре исә иммун системасына бәйле рәвештә килеп чыга. Сәламәт иммун системасы бактерияләргә, вирусларга, стрессларга, салкын тиюгә каршы көрәшә. Ә ревматик чир белән авыручыныкы үзенә зыянга эшли башлый. Бер күзәнәк икенче күзәнәкне “ашый”. Шуңа күрә ревматологлар иммун системасын күтәрү түгел, ә аның активлыгын киметү юнәлешендә эш алып бара. Белгечтән балаларның ревматик чирләр белән ни сәбәпле авырып китүен белештек.
– Ревматоидлы артрит һәм башка чирләр теләсә кемдә һәм теләсә кайчан башланып китәргә мөмкин, – ди табибә. – Әйе, хәтта балалар да авырый. Кайчакта бишектәге бәбиләр дә, 3-4 яшьлек сабыйлар да шуңа дучар була һәм ул гомер буена дәвам итә. Ревматик чирләрдән дәваланып та котылып булмый, алар еш кына хроникка әйләнә. Ул кайчагында үзен сиздермичә тора һәм вакыт-вакыт кискенләшеп китә. Ел фасылы кисәк алмашынганда, һава температурасы үзгәргәндә, ревматик чире булган кеше моны тиз тоемлый, чөнки буын авыртуы кузгала. Ревматизм чире белән җиде яшьтән унбиш яшькәчә балалар, бигрәк тә кызлар күбрәк авырый.
Алдан әйткәнебезчә, табиблар ел саен көз, кыш, яз айларында килеп чыга торган сезонлы чирләрне аяк өсте үткәрмәскә киңәш итә. Ә алар берничә көннән узып киткән кебек. Тамак ялкынсыну да, буыннар авырту да... Узуын узган шикелле, ләкин күпмедер вакыттан ревматик чир булып килеп чыгарга мөмкин. Равия Гаяз кызы тиз арада савыктыра торган дәвалау чараларына сак карарга киңәш итә. “Дәваланып бетмәгән тамак бакасы (ангина), кызылча (скарлатина) ревматик чирләргә юл ача, – ди ул. – Озак көттермәстән – атна-ун көннән ревматизм килеп чыгарга мөмкин. Әлеге чирләр белән авырганда яки ике-өч атна үткәч, тез буыны шешә, ул урын кызара. Берничә көннән шешнең юкка чыгуы да ихтимал. Терсәк турысында да шундый ук үзгәрешләр күзәтелә. Ә чир үзен соңрак күрсәтә. Ревматизм буыннардан күчеп, йөрәккә бәргән очраклар да аз түгел. Ә ревматоидлы артрит белән авыручыларның уртача яше – 39-40 яшь”.
Ә диагноз ничек ачыклана? Бехтерев ише умыртка баганасы катып калу чирен күз белән карап та белеп була. Хастаханә базасында магнит резонанс томографиясе, контрастлы томография һәм башка тикшеренүләр үткәрү мөмкинлеге бар. “Кеше барлык әгъзаларындагы үзгәрешләргә дә игътибарлы булсын иде. Кайчак күздән яшь кибү, чәч коелу, борыннан кан китү, авызда, телдә җәрәхәтләр булу, псориаз билгеләре дә ревматик чирләр хакында кисәтә”, – ди Равия Мухина.
Фото: https://pixabay.com | 4330009
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев