Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тамакны кысу

Быелның маенда Русия халкы кибеткә бер баруда уртача 497 сум акча туздырган, бу - апрель аендагыдан 0,8 процентка күбрәк икән.

Әлбәттә, сүз монда ит, колбаса кебек кыйммәтле ризыклар сатып алу турында түгел, ә җан асрарлык ипи, сөт, эремчек-каймак, шикәр, печенье, май алу турында бара. Халык хәзер аларның да иң арзанлысын, димәк, начар сыйфатлысын сайларга тырыша. Русиялеләргә бүгенге шартларда акчаларын азмы-күпме янга калдыруның бер генә юлы бар, ул да булса - тамакны кысу, ди экспертлар.

Рәсми статистика мәгълүматлары буенча, кризис башланганнан бирле Русиядә хәерчеләр, ягъни керемнәре яшәү минимумыннан түбән булган кешеләр саны 30 процентка артып, 19 миллионга җиткән. "Бу кешеләр нигездә ярмалар, чөгендер, кәбестә, бәрәңге белән генә тукланырга, ә чәйне писүк белән генә эчәргә мәҗбүр. Җиләк-җимеш, ит, балык, сырлар, шоколад конфетлар алу хәзер аларның хәлләреннән килми. Шушы рәвешле туклану, билгеле, сәламәтлектә чагылмый калмый", - ди Кулланучылар җәмгыяте конфедерациясе идарәсе рәисе Д.Янин.

http://tatyash.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев