Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Тамырларыбызны Сабада ныгытасыбыз килә»

Районыбызда төрле милләт вәкилләре үзара дус, тату яшиләр. Дөресрәге, төбәгебездә һәр милләт кешесенә үз гореф-гадәтләрен саклап яшәр өчен мөмкинлек тудырылган. Моның шулай икәнлегенә язмам герое – үзбәк милләтеннән булган Данияр Рихсибай улы Разаков та үз мисалында инанган.

Ташкент өлкәсенең Чирчик шәһәрендә туып-үскән Даниярның  районыбызда яши башлаганына 3 кенә ел булса да,  ул спортчылар арасында күптән  үз кеше.  Ул "Яшьлек" яшьләр үзәгендә футбол буенча тренер булып эшли. Минифутбол буенча «Үзбәкстанның спорт мастеры» дигән мактаулы исемне йөртүче  Данияр   Сабага килгәнче  7 ел  Ютазы районында тренер-уенчы була.  Милли катнаш (әтисе үзбәк, әнисе татар) гаиләдә тәрбияләнгән егет  2012 елда Ютазыга туганнарына кунакка кайта. Спортта зур уңышларга ирешкән, 2007 елда Бразилиядә Үзбәкстанның җыелма командасы  составында уйнарга өлгергән  көчле  спортчы  турында бик тиз белеп алалар,  район җитәкчелеге аны үзләрендә калырга күндерә. "Россия Федерациясендә эшләү теләгең юкмы?– дип сорагач, үземне тренер сыйфатында чит җирдә сынап карарга булдым. Мин бу вакытта Азия чемпионатларында катнашып, спортта үз урынымны тапкан идем инде. Ютазыда уздырган беренче  күнегүләр балаларга да, җитәкчеләргә дә ошап, мин  таныш булмаган җирдә эшли башладым", – дип сөйли Данияр. Беренче уңыш та озак көттерми. Россиякүләм бәйгеләрдә дә җиңү яулыйлар. Алар еш кына Татарстан беренчелегендә Шәмәрдәннең "Яшьлек"командасы белән очрашалар. Күп тапкырлар  чемпион булуга ирешкән  әлеге командага шунда ук игътибар итә ул.  Команда тренеры Фәрхәт Ханзар улы белән танышып, аның  Сабада бергәләп эшләргә чакыруын кире какмый. 2018 елда тәвәккәл егет  моңарчы ишетеп тә белмәгән төбәгебезгә  аяк баса. Татарстанга  хатыны Нәфисә, кызы  Мәдинәбану белән өчәү  килгән булсалар, инде Ютазыда туган игезәкләре Мөслимә белән Мөхәммәткә дә 8 яшь тулган. "Балаларыбызның өчесе дә гимназиядә белем ала. Шунысы кызык: чит климатның йогынтысыдырмы, игезәкләребез үзебезгә бөтенләй охшамаганнар, безнең тән төсебез кара булуы белән аерылып торса, төпчекләребез ак тәнле. Күпләр безнең балалар икәнлегенә ышанмыйлар", – дип елмая Данияр. – Шунысын да әйтим: район башлыгы Рәис Миңнехановка гаиләбез белән бик рәхмәтлебез. Ул үз эшенең осталары булганнарны күрә, бәяли белә. Безгә биредә урнашу өчен бөтен мөмкинлекләрне булдырды".

 Аның үз көченә ышанган, максатчан, үзенә дә,  башкаларга да таләпчән булуы,  хезмәтенә бөтен җанын-тәнен бирүе  күрсәткечләрендә  ачык чагыла. Бүген Саба районы җыелма командасы Татарстан беренчелегендә IIлигада уйный. Әлбәттә, иң югары лигага омтылалар.  "Быел җиңүләребез күп булды. Гыйнвар аенда кече шәһәрләр  арасында Татарстан Кубогына ярышларда 1 урын, минифутбол буенча республика беренчелегендә дә җиңү яуладык.  Шушы көннәрдә Җәлилдә узган Татарстан беренчелегендә (II лига) 2:0 исәбе белән җиңеп, турнир таблицасының югары баскычына күтәрелдек. Тагын өч уен уйныйсыбыз калды.  Аллаһ кушып, өчесендә дә җиңү яуласак, чемпион булырга өметләнәбез", – ди ул. Аның яныннан спортчылар өзелми, футбол уенын кече яшьтәгеләр дә, зурлар да ярата, көннән-көн әлеге спорт төренә тартылучылар арта. "Сабагро" командасына гел ярдәм итеп торган Фәрит Нигъмәтҗановка да рәхмәте зур.  Гомумән, һәркемгә рәхмәтле ул. Үзен  тиз арада үз иткән  Саба районы халкына, җитәкчеләргә, спортчы егетләренә, аларның әти-әниләренең  һәрберсенә зур ихтирамын белдерә. Гаилә башлыгының  туган көне - 21 июль Разаковлар гаиләсенә зур сөенеч алып килә:  алар Россия Федерациясе гражданлыгы алуга ирешәләр. Дөресрәге, алар ике илнең гражданнары булып саналалар.  Үзбәкстан законнары  буенча,  икенче илнең гражданлыгын алган очракта да үзеңнекен калдырырга мөмкин икән.   Чит рес­публикадан  килеп урнашкан кешегә бар да җайлы  гына  булмаслыгы да билгеле. Тугыз ел буе гражданлык булмау да үз кыенлыкларын еш сиздерә. 2020 елда Үзбәкстанга  барган җирдән  Данияр сигез ай буе кайбер документлар аркасында кире Россиягә кайта алмый. "Бу чорда гаиләмә үзләренә генә яшәргә туры килде. Бу авыр  вакытта   гаиләм Саба халкының  ярдәмен нык тойды, ул чакта без Шәмәрдәндә яши идек әле. Мин моның өчен аеруча зур рәхмәтлемен, әлеге төбәккә хөрмәтем тагын да артты", – ди гаилә башлыгы.  Үзбәкстанда алган диплом, спорт мастеры исемнәре Россиядә  яраксыз санала. Шуңа да бирегә килгәч нефтьчеләр әзерли торган көллиятне тәмамлый, хәзер  читтән торып  КФУның Алабуга филиалында   4 курста белем ала. Данияр әйтүенчә, аның өчен кешенең милләте зур роль уйнамый. Сине ничек кабул итүләре кешенең үзенә нык бәйләнгән. Кешегә нинди мөнәсәбәттә буласың, үзеңә шул ук кабатланачагын яхшы белә ул. Даниярның зур хыялы – үзе яшәгән төбәкне Үзбәкстанда яшәүче әти-әнисе, туганнарына күрсәтәсе килә. Әмма пандемия сәбәпле, әлегә ул кичектереп торыла. Үзләренә дә пандемия туган илләренә барырга киртәләр куя.

"Саба минем икенче Ватаным. Иң мөһиме – гаиләмә Саба бик ошый. Аннары  татар теле үзбәк  теле белән бик якын.  Балаларым, хатыным татарча бик яхшы сөйләшсәләр дә, әлегә мин мактана алмыйм. Әмма камил беләчәгемә ышанам. Сабада  халыкның  үзара  татар телендә аралашуы һәм дини яктан көчле булуы да бик рәхәт. Без гаиләбез белән бишвакыт намазны калдырмыйбыз. Аннан ике милләткә дә хас төп сыйфат – кунакчылыкка игътибар иттем. Өлкәннәргә мөнәсәбәт, бигрәк тә әти-әнигә кадер-хөрмәт күрсәтү  дә уртак гадәт. Мин Азия кешесе булсам да, биредә беркемнән дә кырын караш сизгәнем юк. Киресенчә, безне тиз арада үз иттеләр. Киләчәктә дә балаларыбыз тамырларын биредә ныгытырлар дип өметләнәм", – ди Данияр Разаков. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев