Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Танеко” оешмасында 25 яшьлек эшче һәлак булган

Ул 20 метр биеклектән егылып төшеп вафат була

Кичә Түбән Кама шәһәрендә “Танеко” Ачык акционерлык җәмгыятенең төзелеш мәйданчыгында фаҗига була. 25 яшьлек эшче 20 метр биеклектән егылып төшеп һәлак була. Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерү органнары башлангыч тикшерү уздыра.

Якынча мәгълүматларга караганда, фаҗига монтажчының шахта баскычы буенча аска төшәргә җыенган вакытында килеп чыга. Ул куркынычсызлык  билбавын эләктерергә җитешмәгән була, аягы таеп китә дә, аска төшеп китә. Аның имгәнүләре гомерен саклап калырлык булмый.

Фаҗиганең барлык нечкәлекләре тикшерелә, дип хәбәр итә Татарстан буенча тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе.

Фото: https://ulpressa.ru

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев