Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Танылган табибка ярдәм кирәк

Казан шәһәрендә урнашкан республика клиник онкология диспансеры хастаханәсе баш табибы урынбасары, онколог Илдар Раббаниев яшәү өчен көрәшә. Быел июнь аенда Илдар юл һәлакәтенә очрый. Үз эшләре белән Толь­ятти шәһәренә барган була. Кайтыр юлга төнлә кузгала. Дуслары үгетләп караса да, Илдар юлга чыга. Чөнки аның икенче көнне иртәнге унда операция ясыйсы...

Казан шәһәрендә урнашкан республика клиник онкология диспансеры хастаханәсе баш табибы урынбасары, онколог Илдар Раббаниев яшәү өчен көрәшә. Быел июнь аенда Илдар юл һәлакәтенә очрый. Үз эшләре белән Толь­ятти шәһәренә барган була. Кайтыр юлга төнлә кузгала. Дуслары үгетләп караса да, Илдар юлга чыга. Чөнки аның икенче көнне иртәнге унда операция ясыйсы була. Тик табибка Казанга кайтып җитәргә насыйп булмый. Болгар шәһәре тирәсендә ул бәлагә юлыга.

- Илдар Раббаниев тырышлыгы белән районнарда беренче ярдәм күрсәтү өчен онкология кабинетлары булдырылды. Үз эшен яратып башкаручы табиб кына түгел, чын дус та әле ул. Операция ясаган авыруларны якын итеп, аларның язмышы белән кызыксынып тора иде. Без аны бик юксынабыз. Тизрәк терелеп чыгуын телибез, - ди хез­мәт­тәшләре.

Илдарның муен өлешендәге умыртка сөякләре нык зыян күргән. Хәзер ул йөри алмый. Ятып кына тора. Арка мие дә зарарланган. Аны дәвалап аякка бастырыр өчен 7 миллионнан артык акча кирәк. Илдарга беренче катлаулы операцияне ясаганнар. Хәзер ул Испаниядәге Гутманн клиникасында дәвалана. Кирәкле сумманың яртысын җыярга өлгергәннәр дә инде. "Бу акча Испаниядә 3 ай дә­ва­ланыр өчен җитәчәк. Хәленә карап, аннары тагын дәвалау кирәк булыр, диләр. Казанга кайткач та, тернәкләнү курслары узар дип торабыз. Иң мөһиме - Илдарны аякка бастыру. Ул авыруларга кирәк. Әгәр дә без аның сәламәтлеген ныгытыр өчен тырышсак, киләчәктә күпме го­мерләрне саклап калачак бит ул!" - ди якын дусты Ирек Мәү­лә­ветдинов.
Онкология диспансерына килеп эләккән кеше бик тә тө­шенкелеккә бирелә. "Илдар палата табибы иде. Төннәрен йок­лап булмый. Урыным каты булды. Аңа шул турыда җиткергәч, тиз генә ярдәм кулы сузды. Үз эшен яратып башкаручы табиб ул. Еллар узса да, шушы көнгә кадәр Илдар Раббаниев күзәтүе астында яшәдем. Күпме кешенең гомерен озайткан табибка булышсак иде", - ди Кукмарада яшәү­че Алсу Галиева.

Илдар Фоат улына булышырга теләүчеләр телефоннан 3433 номерына смс юллый ала. Акча күчерү өчен реквизитлар:

Карта Сбербанка: Раббаниев Ильдар Фуатович.
ОАО "Сбербанк России" отделение "Банк Татарстан"
№8610/041 г. Казань. Адрес: г. Казань, ул. Пушкина, д. 72/2.
Счет №40817810362195301574/50.
Банк получателя: ОСБ "Банк Татарстан" №8610 г. Казани.
Корс. счет 30101 810 600 000 000 603. БИК: 049205603.
КПП: 165502002 ИНН: 7707083893. ОКПО: 02821923.
ОГРН: 1027700132195.
Номер карты: 4276 6200 1311 4214. Срок действия карты: 07.2017.
Якын дустының телефон номеры:
+79172827255 Ирек Мөхәммәтович

("Ватаным Татарстан", /№ 157, 17.10.2014/)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X