Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ТАССРның 100 еллыгын «Татнефть-Арена» стадионында бәйрәм итәчәкләр

Оештыручылар биш мең кеше сыйдырышлы боз сараен төп мәйданчык буларак карый.

«Татнефть-Арена» стадионын ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан төп чаралар уздыру мәйданчыгы итәргә планлаштыралар. Бу хакта бүген журналистлар белән очрашуда Казан мэры Илсур Метшин хәбәр итте.

«ТАССР 100 еллыгы белән бәйле чараларны үткәрү өчен «Татнефть Арена» төп мәйданчыкларның берсе буларак карала», — диде Илсур Метшин.

Игорь Крутой командасы «Татнефть-Арена»да FINA су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатын ачу тантанасын тәкъдим итте. Өстәвенә, боз сараена 5 меңнән артык кеше сыя, диде Татарстан башкаласы мэры.

«Безгә кунакчыл булырга һәм атналык тур тәэмин итәргә кирәк булачак. Аншлаг булсын иде», — дип өстәде ул.

Фото: архив tatarstan.ru

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X