Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татар-башкорт җырчылары Пензада дуслык җепләрен ныгыта

"Дуслык күпере” бөтенроссия татар-башкорт эстрадасы фестивале Россиянең унике шәһәрендә үзачак.

Бүген “Дуслык күпере” бөтенроссия татар-башкорт эстрадасы фестивале җырчылары Пензада чыгыш ясый.

Фестиваль кичә Мәскәүнең төп сәхнәсе булган Кремль сараенда башланып китте. Бүген татар-башкорт эстрадасы җырчылары Пензада чыгыш ясый.

Алга таба фестиваль татарлар белән башкортлар яшәгән тугыз төбәктә: Ульяновск, Самара, Оренбург, Стәрлетамак, Уфа, Екатеринбург, Төмән, Чиләбе һәм 18 апрельдә Казанда тәмамланачак.

Яшь җырчы Гөлназ Асаева концертта чыгыш ясавына шат булуын билгеләп узды. "Дәрәҗәле җырчылар белән җырлау үзе бер бәхет. Проектны бик кирәкле һәм әһәмиятле дип саныйм. Беренчедән, Татарстан белән Башкортстан арасында салынган дуслык күпере иҗатчыларны бергә очраштырды. Фестиваль кысаларында артистлар белән танышабыз, аралашабыз, киләчәккә яңа иҗади планнар корабыз. Санаулы гына сәгатьләр эчендә, бөек шәхесләр белән сөйләштем, үзем өчен яңа исемнәр ачтым, чын-чынлап истәлекле вакыйгаларга бай көн бу. Оештыручыларга зур рәхмәт. Бу фестиваль телне саклап калырга ярдәм итә. Киләчәк буынга җыр аша телебезне, милли гореф-гадәтләребезне, дәрәҗәбезне күрсәтәбез. Гаиләдә татарча һәм башкортча аралашабыз. Икесенә дә тигез игътибар биргәндә генә татулыкка да, иминлеккә дә ирешергә була", - диде ул.

Фестивальдә танылган татар-башкорт артистлары Фидан Гафаров, Айдар Галимов, Илһам Вәлиев катнаша. Программада - татар артистлары Хәмдүнә Тимергалиева, Зәйнәб Фәрхетдинова һәм Зөфәр Билалов, ИлСаф, Иркә, Раяз Фасыйхов, Марсель Вәгыйзов, Илсөя Бәдретдинова, Ранис Габбазов, Гөлсирин Абдуллина, Азат Абитов, Айсылу Габдинова, "Казан егетләре" төркеме чыгыш ясый.

"Татар-башкорт халкы электән үк бердәм булган, аралашып, дус-тату яшәгән. Бу концерттан соң һәр як та үзенә илһам алып, киләчәктә дә дуслыкның дәвамлы буласына ышанып, канатланып катнашкандыр диясе килә. Һәрхәлдә, алдагы элемтәләр дәвамлы булырга охшаган", - ди җырчы Айгөл Сагынбаева.

"Фестивальнең бүген икенче көне. Бәйрәм искиткеч! Аллага Шөкер, халык теләп килә. Барысы да югары дәрәҗәдә, оешкан төстә уза. Минемчә, бу концерт барлык милләт халыкларын берләштерергә сәләтле", дип билгеләп узды Башкортстанның атказанган җырчысы Әнвәр Нургалиев.

Залдагылар һәр артистның чыгышын яратып, алкышлар белән каршы алды. "Кичерешләрем бик куанычлы. Өлкән буын җырчылары чыгышыннан соң яшьлегемә кайткандай булдым", - ди Айзилә Юнысова.

Фото: Ләйлә Хәкимова

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев