Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татар дин галимнәре елы уңаеннан, дини остазларга багышланган фильм төшереләчәк

ТРмөселманнары Диния нәзарәтенең дәгъват бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров фильм төшерү төркеме белән кичә Дагстанга китте. Максатлары - дини остазларга багышланган фильм төшерү, диелә нәзарәтнең матбугат хезмәте хәбәрендә. Нияз хәзрәт әйтүенчә, әлеге документаль фильм ТР МДН игълан иткән Татар дин галимнәре елы уңаеннан төшерелә. 30 минутлык фильм татар һәм дагстанлы...

ТРмөселманнары Диния нәзарәтенең дәгъват бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров фильм төшерү төркеме белән кичә Дагстанга китте. Максатлары - дини остазларга багышланган фильм төшерү, диелә нәзарәтнең матбугат хезмәте хәбәрендә.

Нияз хәзрәт әйтүенчә, әлеге документаль фильм ТР МДН игълан иткән Татар дин галимнәре елы уңаеннан төшерелә. 30 минутлык фильм татар һәм дагстанлы дин галимнәренең үзара мөнәсәбәтләрен күрсәтәчәк. Иртәгә төшерү төркеме Дагстан Республикасы мөфтие Әхмәд хаҗи Абдулаев белән очраша.

Монардан тыш, әлеге төркем шулай ук "Россиядә ислам" фильмы өчен материал туплый. Фильм киң катлам халыкка ел ахырына тәкъдим ителәчәк. Аны dumrt.ru һәм islam-today.ru сайтларында карап булачак.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X