Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татар дәүләт филармониясе бинасын «180 градуска борырга» җыеналар

Реконструкция эшләре 86 миллион сумга бәяләнә.

Быел Казанның Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе бинасын яңартуның дүртенче, соңгы этабын башкару күздә тотыла. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында әлеге учреждениенең директоры Кадим Нуруллин хәбәр итте.

«Без башлаган эшләребезне ахырына җиткерергә телибез. Дүретенче этапта реконструкция эшләре 86 миллион сумга бәяләнә. Мәдәният министрлыгына, республика Хөкүмәтенә барысы хакында да җиткердек инде. Быел башкарып чыгарбыз дип уйлыйм», - диде Кадим Нуруллин.

Бинаның сыйдырышлылыгын арттыру өчен төзекләндерү проекты нигезендә эчке ишегалды белән «п» рәвешендәге корылманы тоташтырырга, яңа фойе булдырырга һәм бирегә урам яктагы ишекне күчерергә тәкъдим ителә. Ул чагында тамашачылар филармониягә хәзерге кебек Павлюхин урамы ягыннан түгел, ә капма-каршы яктан керәчәк.

«Ул чагында танылган музыкантларның күп кенә бюстларын һәм һәйкәлләрен аллеяларда урнаштыру максатка ярашлы булыр иде», - диде филармония директоры.

Моннан тыш, үзәк аллеяда фонтан урнаштыру күздә тотыла. Конструкциядәге мондый үзгәрешләр филармониянең бүгенге мәйданын башкача оештырырга, әйтик, балкондагы урыннарны 140ка арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Реконструкция эшләре төгәлләнгәннән соң тамаша залындагы урыннар саны 750гә җитәчәк.

Оксана Романова

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X