Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татар эстрадасының җиде иң чибәр җырчы кәләше [+фото]

Узган атнада "Йолдызлы проект" кысаларында татар эстрадасының иң бай һәм иң "текә" буйдак егетләрен барлаган идек. Бу юлы иң чибәр кәләшләрне тупларга булдык.

Мәликә

Мәликә санап бетергесез "Алтын барс" иясе, Россия һәм дөнья масштабындагы төрле конкурсларда катнашучы. Шулай ук аны актриса буларак та беләбез. 10га якын телдә җырлаучы Мәликәгә хәзер 30 яшь. Әлегә йөрәге ирекле. Кияүгә чыгарга күптән әзер. Булачак иренең яраткан эше булса, аның нинди профессия кешесе булуы мөһим түгел. "Беренче күрүдән үк гомерлек язмышым икәнлеген тоярга тиешмен. Мине аңлаучы һәм миңа терәк булсын. Үземне аның янәшәсендә таш дивар артындагы сыман хис итәргә телим. Әлбәттә, ул миннән көчлерәк һәм гаилә өчен җавап тотарга тиеш", - диде Мәликә.

Эльмира Кәлимуллина

Эльмирага 28 яшь. Үзеннән беразга өлкәнрәк егет белән очраша. Булачак иренең акыллы, тәвәккәл, юмарт, кайгыртучан һәм, әлбәттә, үзен өзелеп яратучы булуын тели. 20 яшендә кулын сораган булганнар. "Мин ул вакытта яшь идем. Арабызда мәхәббәт юк иде, шуңа күрә кияүгә чыгарга риза булмадым", - диде Эльмира. Җырчының бер тискәре ягы бар. Ул аны яшерми - бик кире. Уңай ягы - бик гадел. Үз гомерендә өч мәртәбә туй күлмәге кигән. Болар барысы да күлмәкне рекламалау максатында. Киләчәктә туй күлмәгенең энҗе ташлар, шлейф белән эшләнгәнен кияргә тели. "Туйга бик күп кеше чакырасы килми. Иң якын туганнарыбыз һәм дусларыбызны чакырыр идем. Мәҗлес барган урынны тере чәчәкләр, мәсәлән, пионнар, лилияләр белән бизәргә телим", - диде ул.

Диләрә Илалетдинова

Диләрәгә 27 яшь. Һәрвакытта да серле. Йөргән егете юк, ди үзе. Җырчының кулын берничә тапкыр сораганнар. Әмма ул кияүгә чыгарга теләмәгән. Сәбәпләрен әйтеп тормады. "Булачак ирем җырчы булуымны кабул итәргә һәм мине тыныч күңел белән гастрольләргә җибәрергә тиеш", - ди. Үзе гаилә корырга әзер. Ходай күпме бала бирсә, шулхәтле алып кайтырга да риза. Гаиләдә абыйсы һәм апасы белән үскәнгә, беренче баласының - ир, аннары кыз бала булуын тели. Диләрә тыштан тыйнак күренсә дә, юмор белән сөйләшергә ярата. Булачак иренең дә юмор хисенә бай булуын тели. Шунысы бар: шәһәр кызы буларак, авылда яши алмас идем, ди.

Гөлназ Батталова ("Ямьле" төркеме)

Гөлназга 25 яшь. Йөргән егете юк. Булачак иренең теләсә нинди темага сөйләшә алырлык җан дусты һәм көчле зат булуын тели. Гөлназ үзе өч югары белем алган. Казан мәдәният университетын, ИУЭП һәм Мәскәүдәге ГИТИсны тәмамлаган. Бер начар ягы бар: кызу канлы. Әмма тиз сүрелә дә белә. "Булачак иремнең иҗат кешесе булуын теләмим. Аның эчке яктан иҗади кеше булуы да җитә. Юмор хисле булсын иде. Бу - иң мөһиме", - ди ул. Җырчы инде кияүгә чыгарга әзер. Әмма әлегә теләгән кешесен очратмаган. Туена бары ап-ак төстәге күлмәк кияргә тели.

Айгөл Рәхимова

Айгөлгә 23 яшь. Йөргән егете юк. Булачак иренең тыныч, сабыр холыклы булуын тели. Байлыгына исе китми. Иң мөһиме - тырыш булсын, ди. Тагын шунысы бар: Айгөл булачак иренең җырчы яки артист булуын бөтенләй теләми. "Мин ул кухняны беләм. Аның да анда булуын теләмим", - ди. Җырчы гастрольләрдә еш була. Әгәр дә ире аның сәхнәдән китүен теләсә, озак һәм ерак булган гастрольләргә чыгудан гына баш тарта ала. "Эшемне, иҗатымны хөрмәт итмәгән кеше белән яши алмас идем", - ди ул. Айгөлгә әти-әнисе, туганнары: "Кайчан кияүгә чыгасың инде?" - дип бик еш сорау бирәләр икән.

Гөлсирин Абдуллина

Гөлсирингә 23 яшь. Казан мәдәният университетының Венера Ганиева классында укый. Быел өченче курска бара. Рәшит Ваһапов фондында эшли. "Йөргән егетем юк. Аның турында уйларга да вакытым җитми. Әлбәттә, гаиләнең тормышта иң кирәкле нәрсә икәнен беләм. Әлегә карьерам өстендә эшлим. Мине хөрмәт иткән, аңлый торган һәм үзенә гашыйк итә алырлык кеше булса, мин кияүгә чыгарга әзер", - ди Гөлсирин.

Гөлсиринне берзаман Ришат Төхвәтуллин белән дә кавыштырып йөрделәр. "Ришат белән безнең арада мәхәббәт хисләре булмады. Мин аңа абый буларак карый идем. Ә ул миңа "сеңлем", дия иде, - ди Гөлсирин. Җырчының кушаматы да бар икән. Янындагы яраткан кешеләре "Гульсик" дип йөртәләр. Җырчы яшь булса да, мантый, бәлеш, ит ризыкларын менә дигән пешерә белә.

Айгизә Галимова

Айдар Галимовның кече кызы Айгизә Галимовага 19 яшь. 16 яшендә үк гаилә кору турында уйлана башлаган. Бүгенге көндә йөргән егете бар. Үзеннән бераз өлкәнрәк, җыр өлкәсендә эшли торган кеше түгел, ди. Быел "ТНТ" телеканалында бара торган "Холостяк" тапшыруының кастингында катнашкан. Ул Мәскәүдә узган. Әлегә алу-алмаулары билгеле түгел икән. Җырчы анда пиар ясар өчен баруын әйтте. Булачак иренең юмор хисле, үзенә һәм булачак хатынына ышанучан, кеше хәленә керә белүчән булуын тели. Айгизәнең бер тискәре ягы бар: ул һәрвакытта да үзенә түбән бәя бирә. Шуны начар ягы дип саный. 22-23 яшьләрендә кияүгә чыгарга тели. Туйны Уфада үткәрү турында хыяллана. "Тәнгә ябышып тора торган ак күлмәк кияргә телим. "Выкуп"тан да баш тартмас идем", - ди Айгизә.

Эльза ГАЗИЗОВА

http://akcharlak.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев