Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татар галиме Анкара симпозиумында татар теленең куркыныч астында булуы турында сөйләде

“Милли берлек һәм бердәмлек” симпозиумында Чулпан Зарипова “Казан татарларының туган теле куркыныч астында” дигән темага чыгыш ясады.

Бүген Анкарада узган “Милли берлек һәм бердәмлек” III халыкара симпозиумында татар теленә юкка чыгу куркынычы янаганлыгы турында сүз барды Бу хакта филология фәннәре кандидаты, милләтәшебез Чулпан Зарипова–Четин хәбәр итә.

Төркия башкаласында үтүче гыйльми чарада Татарстанны Төркиянең Кавказ университеты галимәсе Чулпан Зарипова-Четин тәкъдим итте. Ул “Казан татарларының туган теле куркыныч астында” дигән темага чыгыш ясады. Җыенда Азәрбайҗан, Казахстан, Кыргызстан, Төрекмәнстан кебек илләрдән килгән галимнәр катнаша.

“Милли берлек һәм бердәмлек” симпозиумы Төркия мәдәният һәм туризм министрлыгы һәм “Фән һәм әдәби әсәрләр авторларының һөнәри берлеге” тарафыннан оештырылган. Оештыру комитеты анда 20ләп доклад тыңланачагын белдерә.

Милләттәшебез Чулпан Зарипова фәнни җыенның оешкан төстә үткәрелүен белдереп: “Биредә төрки халыкларны борчыган бердәмлеккә янаучы мәсьәләләр телгә китерелә. Бигрәк тә төрек галимнәренең кырым татарлары, месхет, иран төркиләре хакында алып барган тәфсилле фәнни эзләнүләренең нәтиҗәләре турындагы чыгышлар зур кызыксыну белән тыңланды”, - диде.

Фото: Чулпан Зарипова

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев