Саба таңнары

Татар Икшермәсе, Яңа Мичән, Завод Нырты авылларыннан килгән укучылар әти-әниләре белән бергә җавап тоттылар

21 гыйнварда район балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең Расих Закирҗанов рәислегендә үткән киңәйтелгән утырышында Эчке эшләр министрлыгының Саба бүлегеннән кергән 20 административ материал каралды. Аларның күбесе гаиләдә балаларын укыту-тәрбияләүдә үз бурычларын тиешенчә үтәмичә, битарафлык күрсәткән әти-әниләргә кагылышлы иде. Шәмәрдән, Язлы Арташ, Саба, Татар Икшермәсе авылларыннан булган ата-аналар...

21 гыйнварда район балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең Расих Закирҗанов рәислегендә үткән киңәйтелгән утырышында Эчке эшләр министрлыгының Саба бүлегеннән кергән 20 административ материал каралды. Аларның күбесе гаиләдә балаларын укыту-тәрбияләүдә үз бурычларын тиешенчә үтәмичә, битарафлык күрсәткән әти-әниләргә кагылышлы иде. Шәмәрдән, Язлы Арташ, Саба, Татар Икшермәсе авылларыннан булган ата-аналар арасында комиссиягә беренче генә килүчеләр дә, күп еллардан бирле сәламәт тормыш алып бармаучылар да бар. Эчкечелек тормыш рәвеше итеп алынган гаиләләрдә балалар психикасына зур зыян килә. Гаиләнең төп терәге булырга тиешле ир-атларның гына түгел, хатын-кызларның да аракы эчүе куркыныч факт. Бала тәрбияләүдә үз вазыйфаларын үтәмәгән, балалары авыр шартларда калган Саба, Шәмәрдән авылыннан ике гаилә социаль яктан куркыныч гаилә буларак, учетка куелды. Саба гимназиясендә укучы биш яшүсмернең үзара конфликтка кереп, сугышулары сәбәпле, полиция тарафыннан беркетмә төзелгән. Утырышка аларның әти-әниләре чакырылып, әлеге мәсьәлә тикшерелде. Әти-әниләргә балаларын ныклы контрольгә алырга кирәклеге искәртелде һәм һәрберсенә 500 сум штраф чарасы кулланылды. 18 яше тулмаганнарга төнге 10сәгатьтән соң җаваплы вәкилдән башка йөрү тыелса да, һаман моны онытып җибәрүче балалар очрый. Утырышта Татар Икшермәсе, Яңа Мичән, Завод Нырты авылларыннан булган укучылар әти-әниләре белән бергә җавап тоттылар һәм башка мондый хәлнең кабатланмаягына ышандырдылар. Һәрберсенең дә беренче очрак кына булуын искә алып, бу юлы кисәтү чарасы кулланылды.

(Язманың дәвамын "Саба таңнары" газетасыннан укый аласыз).

Фәридә Вилданова.

фото: http://go.mail.ru/search_images?q=%D0%BA%D0%B0%D1%80%D1%82%D0%B8%D0%BD%D0%BA%D0%B8%20%D0%BF%D0%BE%D0%B4%D1%80%D0%BE%D1%81%D1%82%D0%BE%D0%BA%20%D0%B8%20%D0%B7%D0%B0%D0%BA%D0%BE%D0%BD&fr=web&rch=l#urlhash=3157869481537552254

 

Без социаль челтәрләрдә: ТелеграмВКонтактеТикТок, ЮтубОдноклассникиТвиттер, Яндекс.Дзен

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: