Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татар халкы үсеше стратегиясенең проекты тәкъдим ителде

Утырышта документны халыкка җиткерү, тормышка ашыру мактасында, таррак даирә аша зур аудиторияләргә чыгу тәкъдимнәре яңгырады.

Бүген Бөтендөнья татар конгрессы бинасында Татар халкы үсеше стратегиясенең юнәлешләрен билгеләүче беренче документ тәкъдим ителде. Бу хакта Бөтенднья татар конрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Милләтнең үсеш юлларын билгеләүче документның эскизын эшләүдә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты, Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, Татар энциклопедиясе һәм төбәк өйрәнү институты, А.Х. Халиков исемендәге Археология институты һәм Казан федераль университеты галимнәре катнашты.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Мили Шура рәисе Васил Шәйхразиев җитәкчелегендәге стратегик документны әзерләү белән шөгыльләнүче эшче төркемгә стратегик документның беренчел нөсхәсен Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе президенты урынбасары Дания Заһидуллина тәкъдим итте.

Слайдлар рәвешендә тәкъдим ителгән һәм “Олуг Татарстан”, “Без булдырабыз” шигарьләре астында төзелгән документ “Бүгенге дөньяда татар үзаңын үстерү” максатына ирешү юнәлешендә төзелгән. Беренче нөсхә 2020 елга кадәр бердәм социомәдәни тирәлек булдыру, 2030 елга кадәр татар тормышын заманча кору һәм 2050 елга кадәр татар милләтенең тотрыклы үсешенә ирешү принципларына нигезләнеп төзелгән. 

Утырышта документны халыкка җиткерү, тормышка ашыру мактасында, таррак даирә аша зур аудиторияләргә чыгу тәкъдимнәре яңгырады. Шулай ук Татар халкы үсеше стратегиясенең кыска эчтәлекле тирән мәгънәле документ итеп җитештерү зарурлыгы әйтелде.

Искәртеп үтәргә кирәк, агымдагы елның 16 гыйнварыннан Татар халкы үсеше стратегиясенә багышланган документның проектын әзерләү һәм тәкъдимнәр барлау максатында, Татарстан районнарында һәм төбәкләрендә татар җәмәгатьчелеге катнашында утырышлар үтәчәк. Беренче утырыш 16 гыйнвар көнне Арча педагогика көллияте базасында үтәчәк.

Фото: tatar-congress.org

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев