Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татар Кыш Бабае Чемпионатның шәһәр матбугат үзәгенә килде

“Кыш бабай һәм Кар кызы резиденциясе”нә Татарстаннан гына түгел, чит илдә яшәүчеләр дә хат яза.

Узган ел Арча районы Яңа Кырлай авылында урнашкан “Кыш бабай һәм Кар кызы резиденциясе”ндә 2200 хат алынган. Татарстаннан гына түгел, Литва, Америка, Германия, Казахстанда яшәүчеләр дә хат язган. Аеруча Япония халкы зур активлык күрсәткән. Бу хакта IT-паркта – чемпионатның шәһәр матбугат үзәгендә резиденциянең директор урынбасары Оксана Артемьенко хәбәр итте.

"Безгә төрле өлкәләрдән: Мәскәү, Омск, Волгоград, Пермьнән киләләр. Чит илләрдән килүчеләр дә бар: Италия, Япония, Финляндия, Кытай туристлары еш кунак була. Хат язучылар арасында  Япония халкы беренчелекне бирми. Алар арасында балалар гына түгел, зурлар да бар. Хатларны август аеннан ук яза башлыйлар, һәрберсен игътибар белән укыйбыз", - диде Оксана Артемьенко.

Интерактивная театрализованная программа «Резиденция Кыш Бабая и Кар Кызы»

Бүген IT-паркта һәркем Кыш бабай, Кар кызы һәм Шүрәле катнашында интерактив театраль тамашаны күзәтә алды. Тылсым иясе уеннарда катнашучыларга истәлекле бүләкләр, Яңа ел открыткалары бирде.

Оксана Артемьенко әйтүенчә, әлеге тамаша туристларны әкият иленә алып кереп кенә калмый, ә бөек шагыйребез Габдулла Тукайның иҗаты белән дә таныштыра. "Татар Кыш Бабае Габдулла Тукайның әдәби музеенда яши, шуңа күрә шагыйрьнең иҗаты хакында да сөйлибез. Тамашаны күп очракта татар телендә алып барырга тырышабыз, чөнки татар проектлары бик аз дип саныйм. Әлеге проект ярдәмендә туристлар безнең әдәбиятыбыз, бөек шагыйрь-язучыларыбызның тормыш һәм иҗат юлы белән таныша", - дип билгеләп узды Оксана Артемьенко. 

Интерактивная театрализованная программа «Резиденция Кыш Бабая и Кар Кызы»

Фото: Михаил Захаров

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев