Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Татар кызчыгы-2018” бәйгесенең Гран-при иясе билгеле

Җиңүчедән кала тагын 7 кыз бала - 1, 2, 3 нче урыннарны яулаучылар һәм төрле номинацияләрдә җиңүчеләр буларак билгеләнде.

Казан шәһәре балалар бакчаларында тәрбияләнүче 6-7 яшьлек кызлар арасында “Татар кызчыгы-2018” бәйгесенә бүген нәтиҗәләр ясалды. “Казан” милли-мәдәни үзәгендә бәйгенең Гран-при иясе, беренче, икенче, өченче урын лауреатлары, төрле номинацияләрдә җиңүчеләре билгеле булды.

Бәйгене оештыручы – Бөтендөнья татар конгрессының “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы. Аның рәисе Кадрия Идрисова бәйгенең тәүге тапкыр оештырылганын билгеләп узды. “Без, “Ак калфак”лылар, быел балалар бакчалары белән эшли башладык. Башта бу бәйге балалар бакчаларында, аннары район күләмендә үтте, аннары балалар арасыннан 11 кызны финалга сайлап алдык. Шул 11 кыз белән Татар утарында кыстыбыйлар пешердек, Казан буйлап сәяхәттә булдык, Меңъеллык музейга сәяхәт кылдык, музейда каз канатыннан май канатын ясарга өйрәндек. Шушы бәйгеләр нәтиҗәсендә, кызларның өчесе дипломант исеменә лаек булды һәм бәйгедә катнашудан чыкты. Бүген сигез кыз лауреат булачак. Гран-при иясен билгеләгәндә исә, татарча камил белүе, үз-үзен тотышы, матур итеп җавап бирүе игътибарга алыначак”, - дип белдергән иде Кадрия Идрисова “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә бәйгенең финал өлеше башланганчы.

Бәйгенең турлары арасында видеоэкраннарда нәни кызчыкларның кыстыбый пешерүләре дә, май канаты ясау мизгелләре дә күрсәтелде. Май канаты ясау дигәннән, Кадрия Идрисова кайбер хатын-кызларның май канаты ясау өчен, канатны казның кайсы җиреннән сызыруларын да белмәүләрен билгеләп узды. Бу нисбәттән, май канаты ясауга өйрәнүнең нәни кызчыклар - булачак хуҗабикәләр өчен әһәмиятле булуын, бу шөгыльнең сере күңелләрендә мәңгегә уелып калачагын белдерде. Май канаты ясау серләре кызчыкларның әниләре, тәрбиячеләренә дә төшендерелгән. 

Бәйгедә беренче "Визитка" турында кызлар үзләре белән таныштырды. Аларның тотлыкмый, сүзләрен онытмыйча, үз-үзләрен кыю тотып, каушамый чыгыш ясый белүләре таң калдырды. Икенче турда алар халкыбызның “Бармак уеннары”н күрсәтте. Берәүләре бармакларына "гаилә әгъзалары" - курчакларны киертеп уен рәвешендә сөйләсә, кемнәрдер бармакларын җәнлекләр белән сурәтләде. Өченче тур татар халкының гореф-гадәтләре, йолаларын сәхнәләштереп күрсәтүдән гыйбарәт булды. "Әбиемнең сандыгы", Сабан туе милли бәйрәме күренешен, "Аулак өй", "Каз өмәсе" кебек гореф-гадәтләрне, яулык салыш, йөзек салыш кебек уеннарны, җитдирәк темага тукталып, балага исем кушу йоласын оста итеп гәүдәләндерде алар. Билгеле, үзләре генә түгел, сынауга иптәшләре белән әзерләнгәннәр.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Данис Шакиров бәйгедә катнашучыларны, кунакларны Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев исеменнән сәламләде. "Ашаган белми, тураган белә" дип, бәйгене оештыручыларның да, конкурс биремнәренә әзерләнүчеләрнең дә саллы эш башкарганын билгеләп узды. Балаларга, әти-әниләренә, тәрбияченләренә рәхмәтен җиткерде. Бу казанышларның системалы көндәшлек эш нәтиҗәсе булуын ассызыклады. 

Гран-прига Казанның Совет районы 40 нчы балалар бакчасында тәрбияләнүче Диләрә Талипова лаек дип табылды. Жюри әгъзалары фикерләшеп киңәшләшкәч, шундый уртак фикергә килде.

Беренче урын һәм “Иң сәләтле кыз” исеме башкаланың Мәскәү районы КФУ каршындагы Ш.Мәрҗани исемендәге 2нче татар гимназиясе каршындагы балалар бакчасына йөрүче Зәлия Зиннуровага бирелде. Икенче урынны һәм “Иң сөйкемле кыз” номинациясендә җиңүне Казанның Совет районы 114 нче балалар бакчасына йөрүче Назилә Гыйбадуллина яулады. “Нәфис сүз остасы” исеменә һәм өченче урынга 213нче рус балалар бакчасында тәрбияләнүче Инзилә Хәйруллина лаек дип табылды. “Иң зирәк кыз” номинациясендә Совет районы 67нче балалар бакчасында тәрбияләнүче Зәринә Мөхәммәтҗанова җиңде. “Кыю кыз” номинациясендә җиңү Идел буе районы 35нче лицей – мәгариф үзәге каршындагы балалар бакчасында тәрбияләнүче Зилә Гыйззәтуллина өлешенә чыкты. “Иң мөлаем кыз” номинациясендә җиңү бәхетенә Совет районы 206 нчы балалар бакчасына йөрүче Сәйдә Дадажонова иреште. Авиатөзелеш районы 366 нчы балалар бакчасында тәрбияләнүче Әлфия Абдуллинага “Иң тырыш кыз” исеме бирелде.

"Нинди генә урын булса да, һәр бәйгедә Зәлиягә әйтеп киләм: иң мөһиме - катнашу, ул истәлеккә кала, үскәч балаларыңа күрсәтерлек әйбер була. Беренче урын эләкмәсә, кайгырырга кирәкми, дип алдан ук әйтәм. Шул әйтеп килүләрнең файдасы булгандыр, сәхнәдә борчылмыйча, каушамыйча чыгыш ясады. Тәрбиячеләрнең дә өлеше зур булды. Ялкаулык һәр баладагы кебек бар инде, уйныйсы килә, әзерләнәсе килми, шулай да, әйдә кабатлыйбыз, аннары уйныйбыз, әйдә уйнап алабыз да, аннары кабатлыйбыз, дип кызыксындыру чаралары кулланып, шулай итеп әзерләдек", - ди беренче урын иясе Зәлия Зиннурованың әтисе Зөлфәт Зиннуров.

Кызларга бүләккә кухняда ашарга пешерү җайланмалары – блендер-миксерлар, шулай ук, яран гөлләре тапшырылды. Кадрия Идрисова яраннарның һәрвакыт халкыбызның тәрәз төпләрен бизәгәнен, бу гөлнең кешегә энергия бирүче, өйләрне күз тиюдән саклаучы гөл булуын билгеләп үтте. Хәер, яраннарны бүләк иттеләр дә эш бетте түгел: өй эше итеп, кызларга әниләре белән бергәләп, яраннарны икенче чүлмәкләргә күчереп утыртырга кушылды. “Ел дәвамында бу кызларның гаиләләре белән элемтәдә торачакбыз. “Тылсымлы куллар” журналында алар турында язып барачакбыз”, - диде Кадрия Идрисова.

Фото: Салават Камалетдинов

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев