Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Татар кызы-2019" халыкара бәйгесе җиңүчесе билгеле булды

Удмуртия Республикасы Ижевск шәһәрендә Үзбәкстаннан Лилия Камиловага җиңүче таҗы кидерделәр.

Халыкара "Татар кызы-2019" бәйгесе җиңүчесе исеменә Үзбәкстаннан Лилия Камилова лаек булды. Бүген Удмуртия Республикасы Ижевск шәһәрендә П.И.Чайковский исемендәге опера һәм балет театрында аңа Златоуст осталары тарафыннан эшләнгән җиңүче таҗы һәм Lada Granta автомобиле тапшырдылар.

"Җиңүемә ышана алмыйм. Бу җиңүем минеке генә түгел, ул кызларныкы да. Әти-әниемә, Аллаһыма рәхмәтлемен", - ди Лилия. Ул КНИТУ-КХТИның 2 курсында укый, Ташкент шәһәре татар мәдәни-агарту үзәгенең татар яшьләре берлеге активисткасы. 

һәр катнашучы кыз үз номинациясендә җиңүче итеп табылды.

1. Ульбаева Альбина Нәсим кызы (Чиләбе өлкәсе) - "Нәзакәтле кыз";
2. Гөмирова Илсөяр Илһам кызы (Ырынбур өлкәсе) - "Уңган кыз";
3. Мирхафизхан Айсылу Мөнир кызы (Мәскәү шәһәре) - "Сәләтле кыз";
4. Камилова Лилия Рөстәм кызы (Үзбәкстан) - "Гүзәл кыз";
5. Куштанова Лилия Габдрәшит кызы (Ленинград өлкәсе) - "Серле кыз";
6. Харисова Дилия Дилүс кызы (Удмуртия Республикасы) - "Сөйкемле кыз";
7. Сәйдәева Милана Рәшид кызы (Кыргызстан) - "Тәвәккәл кыз";
8. Әхмәтова Алия Марсель кызы (Казан шәһәре) - "Эчкерсез кыз";
9. Афиетуллова Динә Замир кызы (Сембер өлкәсе) - "Зирәк кыз";
10. Фәткуллина Юлия Руслан кызы (Швеция) - "Ялкынлы кыз";
11. Шәехова Миләүшә Самат кызы (Свердлау өлкәсе) - "Максатчан кыз";
12. Калиева Камилә Илдар кызы (Әстерхан өлкәсе) - "Тырыш кыз";
13. Соловьева Александра Сергей кызы (Карелия Республикасы) - "Назлы кыз";
14. Нәхиева Эльнара Марат кызы (Пермь өлкәсе) - "Моңлы кыз".

"Бүген кызларыбыз күпме тырышлык күрсәттеләр. Алар тырыш, иманлы, татар телебезне камил беләләр. Бу сыйфатлар бары гаиләдә генә бирелә. Әти-әниләргә рәхмәт! Кызлар, сезгә татар кызлары булып калуыгызны телим", - диде "Татар кызы" бәйгесе дирекция президенты Елена Колесникова.

"Оештыру комитетына рәхмәт әйтәсем килә. Ашаган белми, тураган белә, ди татар халкы. Оештыручылар кызларга гел ярдәм итеп тордылар. Кызлар барысы да җиңүгә лаек", - диде Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев.  

Фото: Абдул Фархан

tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев