Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Татар кызы” бәйгесе финалистлары бүген "Ак Барс" уенчылары белән якыннан танышачак

“Кызларны бүген “Татнефть-Арена”да хоккей уенын тамаша кылу һәм танылган спортчылар белән танышу көтә”, - диде Тәбрис Яруллин.

Казанда узачак “Татар кызы – 2018” финалистлары, барысы 14 кыз, бүген “Татнефть-Арена” боз сараенда “Ак барс – Слован” командалары уенын күзәтеп, соңыннан танылган хоккейчылар белән очрашачак. Бу хакта бүген Бөтендөнья татар конгрессында “Татар кызы-2018” бәйгесен оештыруга багышланган матбугат конференциясендә билгеле булды.

Кызлар күптән түгел якташыбыз Алсу (Сафина) концертын карады. “Голос” проекты җиңүчесе,  Эльмира Кәлимуллина белән очрашты. Бүген кич белән финалистлар “Татнефть-Арена”да хоккей матчын карап, соңыннан танылган хоккейчылар белән очрашачак”, - диде “Татар кызы” халыкара конкурсының башкарма директоры Тәбрис Яруллин.

Финалистлар көндәлек репетиция һәм башка дәресләргә йөрүдән тыш, сөйләм телен шомарту, тарихи урыннар, бөек татар шәхесләре, хатын-кызлары белән танышкан.

Тәбрис Яруллин сүзләренчә, кичә Камал театры артисты Фәнис Җиһанша теарга экскурсия ясаган.

“Кызлар Татарстан мөфтие урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов белән очрашып, хатын-кыз, гаилә мөнәсәбәтләре буенча вәгазьләр тыңлады. “Ярдәм” мәчетенә барып анда тернәкләндерү узучы кешеләр белән бергә кул эшләре эшләде, ул фондның эшчәнлеге хәйрия темасы белән якыннанрак таныштылар. Җомга намазында булдылар", - диде Тәбрис Яруллин.

“Татар кызы”на әзерлек көннәре - туктаусыз белем җыю, иҗтимагый тормышны өйрәнү ул. Бу - киң кырлы чара. Бәйгенең шундый ялтыравыклы ягы да, тирән мәгънәсе дә бар”, - ди оештыручылар.

Фото: Виталий Янчишин

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X