Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татар җәмәгатьчелеге драматург Әмир Камалиевны соңгы юлга озатты

Аманулла псевдонимы белән иҗат иткән шәхес туган ягы Апас районы Шыгай авылында җирләнә.

Бүген Г.Кариев исемендәге Яшь тамашачы театрыннан драматург Әмир Камалиевны (тәхәллүсе - Аманулла) соңгы юлга озаттылар.

Матәм мәрасимен театр артисты Фәнис Кәлимуллин алып барды. Чарага мәрхүмнең туганнары, дуслары, иҗатташ хезмәттәшләре килгән иде. ТР мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов Аманулланың үлеме татар халкы өчен зур югалту булуын искәртте. "Күпкырлы талант иясе , мәдәнияткә, әдәбият, театр сәнгатенә зур өлеш керткән кеше. Аның иҗади мирасы мәңге сакланыр", - диде.

ТР Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов Әмир Камалиевның нинди генә эшкә алынса да, җиренә җиткереп эшли торган кеше булуын билгеләп үтте. “93 яшьлек әнисенең телефоннан сөйләгәнен тыңлап тордым. Ул улын ак биләүгә биләгән, бәхетле булсын, кеше булсын, җәмгыятьтә үз урын тапсын, дигәндер. Без менә бүген Әмир туганыбызны соңгы юлга озатырга дип, ак биләүгә төрдек”, - диде.

“Әмир Камалиев үзенең дөньялыкта кылган гамәлләре белән игътибарны алырдай, тарих битләренә исемен язардай егет булып яшәде һәм иртәрәк китеп барды”, - дип әйтте аның турында Данил Салихов.

Студент елларында дүрт ел бер бүлмәдә торып укыган курсташы Госман Хәкимов Әмир Камалиевның бергә яшәү дәверендә яшьлек хатирәләрен үзләре белән күп уртаклашканын әйтеп үтте. “Әчесен-төчесен күргән, җирдән чыккан малай. Сәнгатькә зур багаж белән килеп керде. Башыннан кичергән вакыйгаларны сөйләве үзе бер хикәя иде”, - диде.

Г.Камал театры артисты Эмиль Талипов – Аманулланың шәкерте. “Гаҗәп укытучы иде, менә дигән педагог, күпкырлы талант иясе иде. Татар милләте өчен зур югалту бу. Катлаулы да, балалар кебек самими дә кеше иде ул. Соңгы тапкыр күрешкәндә, озак кына сөйләшеп бардык та, “Эмиль, мин синең белән горурланам” диде. Сездә укуым белән мин бик горурланам”, - дип бәхилләште.

Әмир Камалиев – шагыйрә Эльмира Шәрифуллинаның кияве. “Әмир белән мөнәсәбәтләребез яхшы булды, киң күңелле булды ул. Балаларның хәлен гел белеп торды. Миңа гел хөрмәтләп, “әнкәй” дип дәшә иде”, - диде Эльмира Шәрифуллина.

Матәм чарасында, шулай ук, башка иҗатташ дуслары чыгыш ясады. Аннары Җеназа намазы укылды. Аманулла туган ягы – Апас районы Шыгай авылында җирләнәчәк.

  • Әмир Аман улы Камалиев 1960 елның 29 маенда Татарстанның Апас районы Шыгай авылында колхозчы гаиләсендә туа. 1984 елда Мәскәүдә театр училищесына укырга керә. 1988 елда Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында актер булып эшли башлый.
  • 1992 елда аның Аманулла псевдонимы астында язылган "Җәйге кырау" драмасы Чаллыда куела. Шуннан башлап төрле драмалар иҗат итә, җыентыклары чыга. Аның соңгы эшләренең берсе – ТНВ каналында төшереләчәк “Рәхәт яшибез!” ситкомы өчен сценарийлар. Аның ситком әзерләүче креатив төркем белән эшләве билгеле.

 

Фото: Рамиль Гали

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев