Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татар шигъриятен рус теленә тәрҗемә итүче шагыйрь Борис Вайнер 70 яшен билгеләп үтә

Язучының юбилей кичәсе 25 гыйнварда «Әкият» Татар дәүләт курчак театрында үткәрелә.

Бик күп татар язучыларын рус теленә тәрҗемә иткән язучы, балалар шагыйре Борис Вайнер 70 яшьлек юбилеена әзерләнә. Язучының юбилей кичәсе 25 гыйнварда «Әкият» Татар дәүләт курчак театрында үткәрелә. Бу хакта Татарстан Язучылар берлеге хәбәр итә. Кичә 17.00 сәгатьтә башлана.

Программада – автор үзе һәм артистлар башкаруында шигырьләр, аның әсәрләре буенча куелган спектакльләрдән өзекләр, мультфильмнар һәм видеоклиплар.

Борис Вайнер – күренекле татар язучысы Гариф Ахуновның кияве, рус телендә иҗат итүче шагыйрә Наилә Ахунованың ире.

“Борис Вайнер халкыбызга зур хөрмәт белән белән караучы язучы. Ул Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Фатыйх Кәрим, Шәүкәт Галиев, Рөстәм Мингалим, Харрас Әюпов, Равил Фәйзуллин кебек шигыйрьләребезнең шигырьләрен рус теленә тәрҗемә итте. Курчак театры өчен Гөлшат Зәйнашева әкиятен хәтерлим”, - ди Татарстан язучылар берлеге рәисенең беренче урынбасары, шагыйрь Рәмис Аймәт.

Тагын бер мөһим мәгълүмат. Арчада куелган “Әлифба” һәйкәлендә халык шагыйре Разил Вәлиевнең әлифбага мәдхиясе татар телендә һәм рус телендә уеп язылган. Рус телендәге тәрҗемә авторы – Борис Вайнер.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев